Логотип Магариф уку
Цитата:

"Мәгариф. Татар теле" журналының яңа саны чыкты!

Кемнәр дөрес яза? Җавап «Мәгариф. Татар теле» электрон журналының чираттагы санында.Журналның яңа саны укучылар игътибарын тагын кайсы ягы белән җәлеп итәр соң?Профессор Рүзәл Юсупов туган телебездә х...

Кемнәр дөрес яза? Җавап «Мәгариф. Татар теле» электрон журналының чираттагы санында.
Журналның яңа саны укучылар игътибарын тагын кайсы ягы белән җәлеп итәр соң?
Профессор Рүзәл Юсупов туган телебездә хаксыз рәвештә кушып һәм тезмә ялгызлык исемнәре составында ялгыш баш хәрефләр белән языла торган сүзләр хакында сөйли.Федераль дәүләт белем стандартларында белем һәм күнекмәләр комплекслы рәвештә компетенцияләр буларак карала. Компетентлы якын килү принцибы коммуникатив, линг-вистик һәм этномәдәни компетенцияләрне формалаштырырга һәм үстерергә ярдәм итә. Журналыбызның чираттагы санында этномәдәни компетенция формалаштыру турында сүз алып барабыз.

Журнал тышлыгын бизәүченең берсен – Татарстан Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны таныйсыз инде. Ул бүләкләгән Чирмешән кызы Лилия Гатина исеме дә Казанда узган VII Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиададан соң күпләр телендә. Бәйгенең Гран-приена илткән юл турында «Тырыш татар кызлары» язмасыннан укый аласыз.
«Мәгариф. Татар теле» журналының бу санына кергән «Җыйнак һәм җәенке җөмләләр», «Баш хәреф белән языла торган исемнәр», «Антоним һәм синоним сыйфатлар», «Аваз ияртемнәренә морфологик анализ ясау» һәм башка темаларга дәрес үрнәкләре дә укытучылар өчен файдалы булыр дип уйлыйбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ