Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» укытучыга ноутбук бүләк итте

«Мәгариф» әбунәчеләре арасында уйнатылган ноутбукка Актаныш укытучысы Чулпан Сәрвәрова ия булды. Бүген ул бүләкне редакциядән килеп алды. «Язылу — сездән, бүләк — бездән» акциясе апрельдә игълан ителг...

«Мәгариф» әбунәчеләре арасында уйнатылган ноутбукка Актаныш укытучысы Чулпан Сәрвәрова ия булды. Бүген ул бүләкне редакциядән килеп алды. 
«Язылу — сездән, бүләк — бездән» акциясе апрельдә игълан ителгән иде. Катнашучылардан нибары «Мәгариф» журналының икенче яртыеллыгына язылу һәм квитанция күчермәсен безнең редакциягә юллау соралды.
Акциядә барлыгы 300 кеше катнашты. Җиңүче лотерея ярдәмендә ачыкланды. Нәтиҗәдә Acer ноутбугын Актаныш районы Иске Айман авылы мәктәбендә  башлангыч сыйныфларны укытучы Чулпан Сәрвәрова отты.

Җиңүчегә бүләкне «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Сөмбел Таишева тапшырды.
«Мәгариф» журналын укытучы булып эшли башлаган беренче көнемнән үк укыйм. 1999 нчы ел иде ул. Журналда басылып чыккан язмаларны дәресләргә, класстан тыш чараларга әзерләнгәндә кулланам. Ноутбук отканымны белгәч, бик шатландым», - диде Чулпан ханым.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ