Логотип Магариф уку
Цитата:

"Мәгариф" журналының яңа саны: "Укытучыларны яратырга чакырам"

Игътибарыгызга “Мәгариф” журналының август санына күзәтү тәкъдим итәбез. Белгәнебезчә, август ае – мәгариф хезмәткәрләре өчен җаваплы, төрле чараларга бай чор. 16  августта Казанда татар теле укы...

Игътибарыгызга “Мәгариф” журналының август санына күзәтү тәкъдим итәбез. Белгәнебезчә, август ае – мәгариф хезмәткәрләре өчен җаваплы, төрле чараларга бай чор. 16  августта Казанда татар теле укытучыларының съезды, 19  августта Яшел Үзәндә Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе узачак.
Зур чаралар алдыннан ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп" журналлары редакциясе коллективы белән очрашты. Узган уку елында мәгариф өлкәсе нинди ел кичерде? Баш мөхәррир Сөмбел Таишева министрдан мәгарифнең бүгенгесе һәм киләчәге турында сорашты. Журналыбызның август саны саллы, аналитик язма белән башланып китә.
"Бүген безнең җәмгыять реанимациягә мохтаҗ. Ата-аналар укытучыларга һәм үз балаларының булачак һөнәрләренә дә мөнәсәбәтләрен үзгәртергә тиеш. Киләсе ел Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Минемчә, мәктәпләргә бик күп чаралар, төрле флешмоблар үткәрүдән читләшергә кирәк. Укытучыларның йөкләнешен, кәгазь хисаплылыгын киметү педагогларны чамадан тыш эшләтмәү бурычы куелды. Педагогларга мөнәсәтебезне үзгәртми торып, җәмгыять, гомумән безнең тормыш үзгәрмәячәк. Мин укытучыларны яратырга чакырам", – диде ул.
“Безнең герой” сәхифәсенең төп герое – Республика олимпиада узәге директоры Гөлнара Исламова. Быел Татарстаннан 237 укучы Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче һәм призёр булды. Олимпиадаларда катнашу укучыларның киләчәгенә нинди йогынты ясый, аларның белемгә омтылышына ничек тәэсир итә?
"Соңгы елларда укучылар, укытучылар олимпиадаларның сәләтле балаларга үз мөмкинлекләрен ачу, башкаларга күрсәтүдә алыштыргысыз чара икәнлегенә төшенде. Фән олимпиадасында абсолют җиңү яулаган укучылар саны буенча 10 кешелек командабыз үз тарихында беренче тапкыр бәйгенең рейтинг таблицасындагы иң югары баскычта ныгып калды. Мисал өчен, технология буенча бәйгедә катнашучыларның берничәсе аз гына сынатып, нәтиҗәлелек 95 процент тәшкил итте. Олимпиадада баланың сәләтенә, тырышлыгына, ныклы характерына, биргән җавабына һәм башкарган гамәли эшенә карап, жюри үзенең бәясен бирә. Безнең Татарстан командасы фән олимпиадасының югары баскычында тора икән, димәк, сайлап алу вакытында гаделлек сакланган, дигән сүз", – дип, фикерләре белән уртаклашкан Гөлнара Илдаровна.

Быел Татарстанда беренче тапкыр методистлар форумы узды. Шул уңайдан  журналда Азнакай районының мәгълүмати методик берләшмә җитәкчесе Лилия Әхмәдишинаның “Педагагларга методик ярдәм күрсәтү сценарийларын эшләү” темасына багышланган язмасы басылып чыкты.
Физика-математика фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы Борис Тимеркәев  "Физика кирәкме, әллә юкмы" дип исемләнгән язмасында физика буенча Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен, инженер кадрлар әзерләү мәсьәләсен күтәргән. "Әгәр студентның физика буенча техник вузда белемнәре юк икән, аны укыту мөмкин булмаячак. Шуңа күрә "физика яки информатика" мәсьәләсе министрлык дәрәҗәсендә хәл ителергә тиеш. Бу – бик катлаулы мәсьәлә. Чөнки әлегә кадәр вузларның рейтингы беренче курска кабул ителгән студентларның БДИның уртача баллары белән билгеләнде. Физика буенча мәҗбүри БДИ идеясенә кире кайтырга кирәк", – дип язган галим.
Быел "Мәгариф" редакциясе яңа "Иң яхшы тарих укытучысы" бәйгесен игълан итте. Редакциябезгә тарих укытучыларыннан килгән эшләр белән таныштырубызны дәвам итәбез. Бу санда Актаныш районы Пучы урта мәктәбенең тарих укытучысы Гөлшат Шәрипованың "Изге Болгар тарихын барлыйбыз" дип аталган дәрес эшкәртмәсе басылды. Тарих фәннәре кандидаты Виталий Бабюхның 1918 елда Кызыл армия Колчак гаскәрләренә каршы һөҗүме турындагы мәкаләсе дә укучыларыбыз өчен кызыклы булыр.
Яшүсмер вакыт –  ата-аналардан, укытучылардан зур җаваплылык, игътибар таләп итә торган катлаулы вакыт. Бу яшьтә балалар үз-үзенә бикләнергә, яшерен серләре барлыкка килергә, укудан, әти-әнисеннән читләшә башларга мөмкин. Баланы депрессиядән саклау өчен, аның белән уртак телне югалтмас өчен нинди чаралар күрергә кирәк? Тәҗрибәле гаилә психологы Иван Матрёнинга шул сораулар белән мөрәҗәгать иттек. Аның киңәшләрен "Үз гамәлләре өчен җавап бирмәгән баланы зур бәхетсезлек көтә" дигән язмада укырга тәкъдим итәбез.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ