Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгарифне үстерү институты эшчәнлекнең яңа дәрәҗәсенә чыга

Яңа ел алдыннан ТР Мәгарифне үстерү институты яңа эшчәнлек дәрәҗәсенә чыга. 26  декабрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф үсеше институты Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек бу...

Яңа ел алдыннан ТР Мәгарифне үстерү институты яңа эшчәнлек дәрәҗәсенә чыга. 26  декабрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф үсеше институты Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте лицензиясе алды. Ул югары белем бирү программаларын гамәлгә ашыру - фәнни белгечлек буенча аспирантурада фәнни һәм фәнни-педагогик кадрлар әзерләү өчен белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыруга хокук бирә, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге.

Фәнни һәм фәнни-педагогик кадрларны әзерләү программасын гамәлгә ашыру Санкт-Петербург постдиплом педагогик белем бирү академиясе белән тыгыз хезмәттәшлектә планлаштырыла.


Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, институт белем бирү программаларын модернизацияләүне гамәлгә ашыра һәм мәгариф һәм тәрбия өлкәсендә куелган бурычларны хәл итү өчен тулы бер фәнни эшләнмәләр спектры тәкъдим итә, инновацион белем бирү үзәгенең үзенең фәнни, педагогик һәм мәдәни традицияләре белән үрнәк булып тора.


Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ