Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф»нең конкурс җиңүчеләрен «Колшәриф»тә котладык (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Йөзьяшәр тарихы булган безнең «Мәгариф» журналы укытучыларыбызның педагогик осталыгын арттыру максатыннан әледән-әле иҗади бәйгеләр уздырып килә. Әле менә быел да сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 1...

Йөзьяшәр тарихы булган безнең «Мәгариф» журналы укытучыларыбызның педагогик осталыгын арттыру максатыннан әледән-әле иҗади бәйгеләр уздырып килә. Әле менә быел да сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 135 еллык юбилее уңаеннан «Моңлы саз чыңнары», дөньяның беренче космонавты Юрий Гагаринның галәмгә юл яруына 60 ел тулуга багышлап «Йолдызларга карап», ә инде 2021 ел – Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан  «Татар телендә иң яхшы дәрес» конкурслары игълан итеп, республикабызның тынгысыз, эзләнүчән мөгаллимнәрен педагогик сабантуйга дәште. Әйе, бу бәйгеләр һәркем өчен чып-чын иҗади сабантуйны хәтерләтте. Һәркайсы өчен ярты еллап вакыт бирелсә дә, вакыт дигәне күз ачканчыдай тиз арада үтте дә китте. Инде менә аларга йомгак ясар вакыт та җиткән икән.


«Мәгариф» журналы элек-электән үзе игълан иткән конкурсларга йомгак ясауны бәйге җиңүчеләре күңелендә озак вакытка истә калырдай итеп үткәрергә тырыша. Бу җәһәттән, башкалабыз музейлары, мәктәпләре һәм югары уку йортлары белән тыгыз хезмәттәшлектә булып, аларның иҗади ярдәменә дә нык таянабыз. Моңарчы үткәргән конкурсларыбызга йомгак ясау тантаналарын мәркәзебездәге Татарстан Милли музеенда, Габдулла Тукайның әдәби музеенда, Шәриф Камал һәм Каюм Насыйри музейларында, Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында, 12 нче татар кызлар гимназиясендә, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында уздырган бар иде. Ә бүгенгесе аеруча мәртәбәле һәм татар халкының горурлыгы һәм изге урыны саналган Казан Кремле музей тыюлыгындагы Колшәриф мәчетендә, аныңда Ислам мәдәнияте музеенда үтте. Көне нинди диген әле: изге җомга көнендә, бар җиһанга азан аһәңнәре яңгырап торган минутларның рухи ләззәтен күңелләрдә сеңдергәннән соң. Бүген биредә безнең журнал үткәргән «Татар телендә иң яхшы дәрес», «Моңлы саз чыңнары» һәм «Йолдызларга карап» бәйгеләре җиңүчеләрен  бүләкләү тантанасы булды. Аларны тәбрикләргә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Мөхәммәт улы Садыйков шүхсән үзе,  конкурсларыбызның жюри әгъзалары булган Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе Равил ага Фәйзуллин, «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күпсанлы тарихи романнар авторы Вахит Шәех улы Имамов, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, физика-математика фәннәре докторы Борис Ахун улы Тимеркәев, Россиянең табигать фәннәре академиясе мөхбир әгъзасы, педагогика фәннәре докторы Җәүдәт Абдулла улы Хөсәенов, М.Бутлеров исемендәге химия институты доценты, педагогика фәннәре кандидаты Фидалия Дамир кызы Халиковаларны килеп, җиңүчеләребезгә иң изге теләкләрен җиткерүе нур өстенә нур өстәде. Җиәүчеләргә акчалата сертификатлар, истәлекле бүләкләр һәм Дипломнар тапшырылды.

Соңыннан тантанада катнашучылар Ислам мәдәнияте музеенда эшләп килүче «Илаһи сүз хозурында» дигән күргәзмә белән танышты. Анда әлеге күргәзмәгә куелган тугралар, шәмаилләр авторы – Татарстанның һәм Россиянең Рәссамнәр берлеге әгъзасы Гөлназ Исмәгыйлова-Гатиятуллина үзе дә катнашты.
Колшәриф мәчете хозурында үткән бүгенге тантана мизгелләренә багышланган тулырак язманы «Мәгариф» журналының октябрь ае саныннан укый алачаксыз.
 












 
                                   Таһир САБИРҖАНОВ

Альберт САБИРОВ фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ