Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф»нең май саны нәрсәсе белән кызыклы?

«Мәгариф» журналы һәр санында республикабызның аерым мәктәп коллективларының алдынгы педагогик тәҗрибәсен киң катлау укучыларына җиткереп бара. Бу җәһәттән, май саны да искәрмә түгел. Журналның бу сан...

«Мәгариф» журналы һәр санында республикабызның аерым мәктәп коллективларының алдынгы педагогик тәҗрибәсен киң катлау укучыларына җиткереп бара. Бу җәһәттән, май саны да искәрмә түгел. Журналның бу санында Казандагы 4 нче гимназия-интернаты педагогик коллективының эш тәҗрибәсе яктыртылган. Үзенчәлекле уку йорты ул. Ике дистә еллап элек ачылган бу гимназиядә бары тик кызлар гына укый. Һәм алар интернатта яшәп белем ала. Әлеге гимназия-интернатның тагын нинди үзенчәлекләре, кызыклы традицияләре бар? Болар хакында  журналның бу санында урын алган аның директоры Таһир Гыйззәтуллин белән уздырылган интервьюны укып таныша аласыз. Аның фикерләрен әлеге гимназия язмалары дә ачык дәлилли.
Укучылар белеме ничек бәяләнә? «2»ле билгесе тәрбия коралы була аламы? Дәреслеген я спорт киемен өйдә онытып калдырган, класс фондына акча алып килмәгән өчен укучы балага «2»ле кую дөресме? Бу сорауларга төгәл җавапны Казан мәгариф идарәсенең уку-укыту эшләре буенча баш белгече Гөлнара Җәләлетдинова белән булган әңгәмәдән таба алырсыз.
«Ел укытучысы-2021» Бөтенроссия конкурсының республика этабында Казандагы 122 нче гимназиянең инглиз теле укытучысы Мария Голованова җиңү яулаган иде. Журналыбызның май санында аның белән әтрафлы әңгәмә, шулай ук җиңүче мөгаллимәбезнең 6 нчы сыйныфта уздырган инглиз теле дәресе эшкәртмәсе тәкъдим ителә.
Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен май-июнь айлары – хәлиткеч чор: бигрәк тә унберенчеләр өчен, чөнки аларның БДИ тапшырасы бар. Бу җәһәттән, быел рус теле һәм химиядән бердәм дәүләт имтиханнары биремнәрендә нинди үзгәреш-яңалыклар көтелә? «Мәгариф»нең май санында Лилия Корбанова, Фидалия Халикова белән Адел Халиков язмаларында бу сорауга төгәл җавап таба алырсыз.
«Мәгариф» журналы әледән-әле төрле иҗади бәйгеләр уздыра. Апрель башында «Йолдызларга карап» конкурсы төгәлләнде. Аның нәтиҗәләре ничек? Кемнәр җиңүче дип табылды һәм ни өчен? Бу хакта әлеге конкурсның экспертлары Борис Тимеркәев белән Җәүдәт Хөсәеновның «Йолдызларга карап» конкурсы нәрсә күрсәтте?» дигән язманы укып белә алырсыз. Журналның бу санында шулай ук әлеге конкурска алынган язмалалардан иң-иң яхшылары туплап бирелгән.
Бу көннәрдә «Татар телендәге иң яхшы математика, информатика, биология. география, физика, химия, тарих, җәмгыять белеме, татар теле һәм әдәбияты дәресләре» дигән конкурсыбыз да төгәлләнү стадиясендә. Аңа эшләр кабул итү 10 июньдә төгәлләнә. Ашыгыгыз! Ә инде журналыбызның бу санында Арча районы Шушмабаш урта мәктәбенең информатика укытучысы Фуат Сәмигуллин «Монитор экранында сурәт барлыкка килү» дигән язмасы белән катнаша.
Тагын шунысын да искәртик: бу көннәрдә 2021 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга, шул исәптән «Мәгариф» журналына да язылу бара. Журналыбызга язылу бәясе беренче яртыеллыктагыча калды: алты айга – 528 сум, ә альтернатив төстә язылган очракта – 450 сум. Кыскасы, «Мәгариф»кә язылыгыз, аны укыгыз һәм үзегез дә язмаларыгызны безгә юллагыз. Бергә булыйк, бердәм булыйк!
         Таһир САБИРҖАНОВ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ