Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәктәбебездә 103 укучы белем алачак»

Мәктәбебез педагогик коллективы, пандемия зәхмәте булуга да карамастан, узган уку елында үз алдына куйган максатларны тулысынча тормышка ашырды дип әйтә алам. Укучыларыбызның 70 проценты уку елын «4»л...

Мәктәбебез педагогик коллективы, пандемия зәхмәте булуга да карамастан, узган уку елында үз алдына куйган максатларны тулысынча тормышка ашырды дип әйтә алам. Укучыларыбызның 70 проценты уку елын «4»ле һәм «5»ле билгеләренә тәмамлады. Яхшы укучылар санының артуы –укучыларның фәнгә омтылышларын үстерү өстендә даими эшләү, белем алу өчен уңай шартлар булдыру, сәләтле укучылар белән системалы эшләү һәм эзләнү, проект эшләрен киңрәк җәелдеру нәтиҗәсе.
Дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре педколлективның төп эш күрсәткече булып тора.
Узган уку елында мәктәбебезнең XI сыйныф укучылары рус теленнән, математика (профиль), физика, җәмгыять белеме, биология фәннәре буенча БДИ тапшырды. БДИны уңышлы тапшырып, югары күрсәткечләргә ирешкән укучыларыбыз Л.Васыйлова, Н.Мортазина – мәктәбебез горурлыгы. Алар матур нәтиҗә күрсәттеләр, югары баллар тупладылар: математикадан – 80, рус теленнән – 94, җәмгыять белеменнән 93 балл. Бүгенге көндә чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз, югары һәм махсус урта уку йортларына юл тотып, һөнәр сайлау кебек җитди адым алдында. Һәркайсы тормышта лаеклы үз урынын табар, дип ышанып калам.

Мәктәбебез укучылары, ел дәвамында төрле чара бәйге конкурс һәм акцияләрдә дә актив катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирешә. VIII сыйныфтан З.Вафина «Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесендә – 3 нче урынга, ә Ш.Мәрҗани исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясендә – призер булды, шул ук конференциядә IX сыйныфтан Л.Хөснетдинова – 1 нче урынга, «Бөек Җиңүнең 75 еллыгына иң яхшы сочинение» бәйгесендә VI сыйныфтан И.Хәнәфиев – призер, татар теле буенча республикакүләм ачык «Олимп» олимпиадасында III – IV сыйныф укучылары Л.Гатауллина, С.Газизовлар 1 нче урынга лаек булдылар.
Яңа уку елында мәктәбебездә 103 укучы биш авылдан килеп белем алачак. Күрше авыллардан балаларны мәктәп автобусы йөртә. Беренче сыйныфка 15 бала керә.
Укучыны уйларга, фикерләргә өйрәтү, белем алуга омтылыш булдыру төп максат булып кала. Белем һәм тәрбия бирүдә, традицион эш алымнары куллану белән беррәттән, заманча укыту технологияләрен файдаланып укыту өчен, яңа уку елына хәзерлек эшләре төгәлләнде. Бүгенге көндә мәктәбебез укучылар кабул итәргә тулысынча әзер. Мәктәпнең матди-техник базасы нык, барлык укучылар да дәреслекләр белән тәэмин ителгән. Мәктәп зур тизлекле интернет челтәренә тоташтырылды. Бу пандемия булган очракта укытуны тагын да камилләштерүгә ярдәм итәчәк. ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан планлаштырылган чараларны дәвам иттерү, белем сыйфатын яхшырту, хезмәт яратучы укучылар тәрбияләүне күздә тотып, укытучылар эш һәм тәрбия планнарын хәзерли. Ниятебез – яңа уку елын укучыларыбызның һәм мөгаллимнәребезнең куанычлы, шат авазлары атмосферасында башлап җибәрү.
Хәмит Газыйм улы ХӘКИМҖАНОВ, Әтнә районы Күәм урта мәктәбе директоры

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ