Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп баласы ялын китап укып үткәрә

Укучылардан шул хакта сораштык.Питрәч районын кызы Исламия Сафина җәй айларын бушка уздырмый: «БДИ тапшырырга әле бер ел калса да, мин аңа әзерлекне инде алдан ук алып барам. Минемчә, яхшы балл аласың...

Укучылардан шул хакта сораштык.
Питрәч районын кызы Исламия Сафина җәй айларын бушка уздырмый: «БДИ тапшырырга әле бер ел калса да, мин аңа әзерлекне инде алдан ук алып барам. Минемчә, яхшы балл аласың килсә, ярты ел яисә берничә ай әзерләнү генә җитми. Киләчәктә җәмгыять һәм тарих фәннәрен бирәчәкмен дип планлаштырам. Хәзер вариантлар чишү өчен, кирәкле булган чыганаклар интернетта байтак. Көненә бер-ике сәгатьлек вебинарлар карасаң да – файдага. Хәзерге вакытта мин  «Озын тәнәфес» бөтенроссия конкурсында катнашам. Бу киләчәктә укучы өчен һөнәр сайларга булыша торган проект. Әлеге конкурста 8-10 сыйныф укучылары катнаша. Башта без дистанцион форматта тест үттек, аннары видеороликлар, презентацияләр ясап, эсселар язып җибәрдек. Яллар булуга карамастан, эш белән мәшгуль булуыма мин бик канәгать».
Арча районыннан 8 сыйныф укучысы Алмаз Ибатуллин җәй айларында үзенә яңа шөгыль тапкан. Авыл тормышына кагылышлы темага Tik-Tok төшерә икән. Биредә күңел ачуга багышланган кыскача видеороликлар күздә тотыла: «Үземнең тормышымдагы кызык вакытларны тарих итеп яздыра башладым. 300 әбүнәчеләремә ошый, үземә дә истәлек. Видеоларны мин көндез төшерәм дә төнлә монтажлап утырам. Гомумән алганда, авылда эш бетми инде ул. Әти басуга печән чабарга алып чыгып китә. Шунда параллель рәвештә машина йөртергә дә өйрәндем».
Алмазның райондашы Камилә Сабирова оригами белән кызыксына икән. «Кичләрен алардан төрле фигуралар, чәчәкләр, кошлар ясыйм. Аеруча уңышлы чыккан эшләремне туганнарыма, дусларыма бүләк итәм. Көндез әнием белән апама булышам. Бергәләшеп каен һәм җир җиләген җыйдык. Дусларым белән велосипедта йөрибез, төрле тәм-томнар алып, басулык кебек җирдә пикниклар оештырабыз. Күптән түгел генә дәфтәргә рус теленнән кагыйдәләр күчердем,  ә хәзер татар теле грамматикасын өйрәнәм», – диде ул.
Ә Апас кызы Адилә Фатхуллинага нибары 6 яшь һәм ул быел беренче сыйныфка керергә әзерләнә. Балалар бакчасын тәмамлаучылар җәй уртасында мәктәпкә әзерләнү группасына йөри икән. Пандемия аркасында кичерелеп килгән дәресләрне хәзер атна эчендә үткәрәләр: «Без көненә ике сәгать шөгыльләнәбез. Анда укытучылар хәреф танырга, рәсемнәр ясарга, саннар исәпләргә, җәнлекләрне аера белергә өйрәтә. Тәнәфес вакытында без зарядка ясыйбыз. Миңа мәктәпкә йөрү ошый. Тизрәк барасы иде!».
Тәтеш районыннан Аня Неплевская исә быел 2 сыйныфны тәмамлаган һәм үзенең җәйге каникулларын әтисе белән балык тотып уздырганын әйтте: «Апам бик тә таләпчән. Хәтта җәй көннәрендә дә китаплар укырга өнди. Көн кичкә авышкач иптәшләрем белән урамд һава сулап керәм. Әтием кайвакыт Идел елгасына балып тотырга алып төшеп китә. Минемчә, җәй айлары өйдә китап укып ятар өчен түгел, ә саф һавада йөрер өчен бирелгән».
 

Ралинә Заһидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ