Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп формасына гомуми таләпләп кертергә телиләр

2020 елда Россиядә мәктәп формасына башлангыч илкүләм стандартны расларга ниятлиләр, дип белдергән РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров. Бу хакта «Известия» газетасына сылтама белән «Татар-ин...

2020 елда Россиядә мәктәп формасына башлангыч илкүләм стандартны расларга ниятлиләр, дип белдергән РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров. Бу хакта «Известия» газетасына сылтама белән «Татар-информ» яза.
Документ тукыма һәм астарга карата таләпләрне (сыйфаты, ныклыгы, чыдамлыгы, шулай ук һава үткәрүчәнлеге) билгеләячәк.
Нәтиҗәдә, «скафандр эффекты»ннан котылып булачак, дип искәрткән министр. Ул билгеләп үткәнчә, кайвакыт хәтта сыйфатлы ярым йон тукымалар да эчлеге тулаем синтетик булуы аркасында киемне куркынычсыз итә алмый.
Мәктәп формасы өчен нормалар гадәти балалар киеменә караганда катгыйрак булырга тиеш, дип искәрткәннәр Росстандартта.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ