Логотип Магариф уку
Цитата:

 Мәктәп тормышка әзерләсен

Мөслим районына һәр баруыбызда хакимият башлыгы Рамил Муллин мәгариф өлкәсенә кагылышлы бер яңалыгы белән уртаклаша иде. Бу юлы да шулай булды. Район үзәгендәге Тукай исемендәге мәктәптә кызларны һәм...

Мөслим районына һәр баруыбызда хакимият башлыгы Рамил Муллин мәгариф өлкәсенә кагылышлы бер яңалыгы белән уртаклаша иде. Бу юлы да шулай булды. Район үзәгендәге Тукай исемендәге мәктәптә кызларны һәм малайларны аерып укыта башлаганнар икән.
Дүрт-биш ел элек килүебездә район башлыгының, кызларны һәм малайларны аерып укытмакчы булабыз да, ниятебез барып чыкмый әле; бюрократик киртәләре күп икән, дип зарланганы истә. Менә ниятегез томышка ашкан икән. Кыен булмадымы, – дип әлеге мәктәп директоры Илзир Мадъяровка мөрәҗәгать иттек.

Әйе, эзләнә торгач аерым укыту мөмкинлеге таптык. 2019/2020 нче уку елы башыннан беренче сыйныфтан алып унберенчеләргә кадәр кызлар һәм малайларны аерым укыта башладык. Моның өчен сыйныф бүлмәләре җитә, 29 сыйныф-комплект тупланды. Хәзерге вакытта мәктәбебездә биш йөзләп бала укый. Дөрес, 25 укучылы сыйныфларыбыз да, 15 укучылы сыйныфларыбыз да бар. Табигый, яңалык авыррак керә. Әүвәл район мәгариф идарәсендә методистларны җыеп киңәшләштек. Аннан соң район мәдәният үзәгендә,  әти-әниләрне җыеп, ният-максатыбызны аңлаттык, – дип сөйләде мәктәп җитәкчесе.

Илзир әфәнденең аңлатуынча, башта барча өлкәннәр дәррәү хуплап чыкмаса да, тора-бара аңлаганнар, яхшы дип тапканнар. Сер түгел, физиология ягыннан кызлар малайларга караганда иртәрәк өлгерә. Психологик яктан да үзенчәлекләр бар. Табигый, егетләргә сыйныф җитәкчесе итеп ир-ат укытучыларны билгеләргә тырышалар (дөрес, алар монда сигез генә икән). Чын ир-егетләрне, булачак әтиләрне, ватанны саклаучыларны әзерләү өчен бу – бик мөһим шарт; сер түгел, дөрес, җенси тәрбия бирелмәү нәтиҗәсендә, җәмгыятебездә хатыншалар, ирдәүкәләр арта. Кызларыбыз мәктәптән гыйффәтле туташлар, мөстәкыйль тормыш корырга әзер хуҗабикәләр булып чыгарга тиеш. Ни кызганыч, әлегә мәктәп бу вазифаны үтәп бетерми, дигән карашта тора мәктәп җитәкчеләре.
Рәшит МИНХАҖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ