Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпләрдә Россия гимнын башкару турында туган фикерләр

Яңа уку елыннан Россия мәктәпләрендә балалар атнага бер тапкыр дәресләр алдыннан ил гимнын башкарачак. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов игълан иткән иде. Шулай ук 1 сентябрьдән мәктәплә...

Яңа уку елыннан Россия мәктәпләрендә балалар атнага бер тапкыр дәресләр алдыннан ил гимнын башкарачак. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов игълан иткән иде. Шулай ук 1 сентябрьдән мәктәпләрдә уку атнасы башында дәүләт флагын мәҗбүри күтәрү дә кертеләчәк дип белдерде министр. Гимн киләчәк буында патриотик хис тәрбияли, балаларда чын ватанпәрвәрлек тәрбияли алырмы? Бу турыда кайбер мәктәп җитәкчеләренең, укытучыларының уй-фикерләрен белештек.
Рәшит  Галиәхмәтов, Түбән Камадагы 31 нче мәктәп директоры:
Без гимнны беренче сентябрь, Өлкәннәр көнендә, Укытучылар бәйрәмендә, Әфганнан гаскәрләрне чыгу көне һәм 23 февральгә багышланган  чараларда Россиянекен дә һәм Татарстан гимныннан берәр куплет җырлый идек. Минем фикерем буенча ул кирәкле нәрсә,үз илебезнең, яшәгән җиребезнең гимнын белү үзе горурлык бит.
Ләйлә Бикмөхәмәтова, Казан шәһәрендәге 187 нче күппрофильле лицееның  татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
Гимнны кертү мәктәпләрдә кирәк дип саныйм, чөнки мәктәптә укыту- тәрбия системасың уңай якка үзгәрешенә өметләнәсе килә. Күзәтүләрдән чыгып, шуны аңладым: чынлап торып патриотик тәрбия эше алып барылмый. Мәктәпләрдә укучылар арасында хөрмәт дигән төшенчә юк, һәрберсе мин Шәхес дип бара, мин-минлеген күрсәтергә тырыша, һәм ул шәхес киләчәктә Туган илен саклаучы булыр микән, әллә үзенең мәнфәгатьләрен генә уйлармы? Әлбәттә, беренче чиратта үзен уйлаячак. Ә гимнны кертү ул укучыларны оештырачак, билгеле бер тәртипкә өйрәтәчәк, башкаларга хөрмәт белән карарга өндәячәк. Бер системага кертсәләр, чын рухи патриотик шәхес булып формалашуга китерер дип уйлыйм.
Равил Кәримов , Балык Бистәсе районындагы Яңа Арыш авылы мәктәбенең математика укытучысы:
Әйе, бу хәбәр белән хәбәрдар. Бу дөньяда барган чуалышлар, Украинадагы махсус операция, санкцияләр йогынтысы дип уйлыйм. Әгәрдә мәктәпләрдә Россия гимны гына түгел, беррәттән Татарстан гимны да башкарылып китә икән аның бер начарлыгы булмас. Патриотик хис тәрбияләүгә бер этәргеч кенә булыр дип уйлыйм. Чөнки ватанпәрвәрлек, патриотлык дигән әйбер соңгы вакытта какшап бара. Шулай ук хәрби белем нигезләре мәктәпләргә кайтарылачак диләр.Анысы да бик кирәк, һәрдаим илебез куркыныч астында. Илең турында кайгырту, ватан өчен үзеңне аямау кебек хис-тойгыларны салырга кирәк бала күңеленә. Сүз дә юк, җиребез өчен көрәшүче, яшәгән урыныбызны саклаучы, илебезне, дәүләтебезне күтәрүче буын тәрбияләү турында уйланырга кирәк. Гимн гына җырлап әле патриот булдым дигән сүз түгел. Илкүләм сәясәт тә үзгәрсен иде.
Сораштыруны Таңсылу Габидуллина үткәрде

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ