Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпләрдә яңа фән – гаилә белеме

Мәктәп программасына яңа фән – гаилә белемен кертергә кирәк, чөнки ул аерылышулар санын киметергә һәм гаилә институтын ныгытырга ярдәм итә ала.Мондый фикерне Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт...


Мәктәп программасына яңа фән – гаилә белемен кертергә кирәк, чөнки ул аерылышулар санын киметергә һәм гаилә институтын ныгытырга ярдәм итә ала.




Мондый фикерне Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова белдерде, дип хәбәр ителә "Татар-информ" мәгълүмат үзәге сайтында. Бу предметны класс сәгатьләрендә дә укытырга була, дип билгеләп үткән ул «Татарстан 24» телеканалына биргән интервьюда.
«Мәктәпләрдә гаилә дәресләре булырга тиеш. Гаилә белеме, финанс грамоталылыгы, психологик грамоталылык булдырырга кирәк. Аларны белемле кешеләр укытырга тиеш, аерым дәресләр итеп түгел, класс сәгатьләрендә дә өйрәтергә була. Бу сәламәтлеккә дә кагыла бит», – дип саный Захарова.
Аның фикеренчә, нәкъ менә тулы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар киләчәктә үзләре тулы гаиләләр төзи алачак.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ