«2021-2023 елларда Россия мәктәпләре спорт инфраструктурасын үстерүгә дүрт миллиард сумнан артык акча алачак», — дип хәбәр итте РФ мәгариф министры Сергей Кравцов.
Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы искә төшергәнчә, 2014 елдан регионнар «Мәгариф» милли проекты кысаларында авыл җирендә һәм кече шәһәрләрдә урнашкан мәктәп спорт залларын ремонтлау, реконструкцияләү һәм җиһазлау өчен акча алалар.
Бу вакыт эчендә программа буенча 11 миллиард сум акча бүлеп бирелгән, шуның хисабына 11600 мәктәптә спорт объектларын ремонтлау башкарылган.
Министр сүзләренә караганда, 2024 елда Россиянең барлык мәктәпләрендә дә спорт клублары төзү планлаштыра. Бүгенге көндә 18 мең спорт клубы эшли.