Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәптә – географик бәйрәм

Бу атнада илебезнең барлык төбәкләрендә һәм чит илләрдә дә узган «Географик диктант»ны язуда Әтнә районының Ш.Мәржани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбе укучылары да актив катнашты. Әлеге чара Россия х...

Бу атнада илебезнең барлык төбәкләрендә һәм чит илләрдә дә узган «Географик диктант»ны язуда Әтнә районының Ш.Мәржани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбе укучылары да актив катнашты. Әлеге чара Россия халкының географик белем дәрәҗәсен ачыклау, аларда география фәненә кызыксыну уяту һәм аны ярату хисләре тәрбияләү максатын күздә тота. Беренче тапкыр географик диктант 2015 елда узган иде. Рус географик җәмгыятенең попечительләр советы рәисе Владимир Путин инициативасы белән үтә торган мондый күләмле акциянең быел бишенче тапкыр үткәрелүе иде инде. Географик диктантны язуда узган ел 97 дәүләт катнашкан булса, быел аларның саны 110 га җиткән. Диктант язу өчен оештырылган мәйданчыкларның саны узган ел 3532 булса, быел – 5831. Димәк, әлеге чараның дәрәҗәсе елдан-ел арта бара.
Шулай булмаса, безнең Комыргуҗа мәктәбендә уздырылган әлеге чарага педагогика фәннәре докторы, профессор, КФУның географик һәм экологик белем бирү методикасы кафедрасы мөдире, Рус география җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы Илгизәр Тимергали улы Гайсин, Идарә, икътисад һәм финанс институтының география һәм экологик белем бирү методикасы кафедрасы өлкән укытучысы Марат Ринат улы Вәлиев катнашмас иде. Алар, Казаннан ук килеп, географик диктантны язу тәртибе белән таныштырдылар, катнашучыларны кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап бирделәр, Рус география ңәмгыятенең логотиплары төшкән ручкалар, мәктәп музеена китаплар һәм башка бүләкләр тапшырдылар.
Географик диктант язуда катнашучылар диктант башланыр алдыннан Рус география җәмгыяте тарафыннан тәкьдим ителгән видеоматериаллар, космонавтлар Александр Скворцов һәм Олег Скрипочканың Халыкара галәм станциясеннән котлауларын тыңладылар, махсус тестлар эшләделәр.
Диктант нәкь көндезге сәгатъ 12 дә әлеге оешма тарафыннан төзелгән сценарий буенча башланып китте. Биремнең һәр варианты катлаулылык дәрәҗәсе белән аерылып торган ике өлешкә бүленеп, 40 сораудан торды.
«Географик ликбез» гомумтанылган географик фактлар нигезендә формалаштырылган ун мәсьәләне үз эченә алган. Икенче өлешендәге 30 мәсьәлә образлы фикерләү, системалы логика һәм эрудиция таләп итә иде. Әдәби әсәрләрдән, сәяхәтчеләрнең көндәлекләреннән өзекләр буенча географик объектларны танып белү катнашучыларга аеруча ошады. Күпләр, үз белемнәрен сынап караудан тыш, дөнья географиясе буенча күбрәк мәгълүмат туплау максатыннан да катнашты.
Тест эшләү аноним рәвештә үтте, шуңа күрә катнашучылар: «Башкалар алдында оятка калмагаем», дигән курку хисеннән азат булды. Соңыннан һәр кешегә әлеге акциядә катнашканлыгы турында таныклык тапшырылды.
Диктантны безнең мәктәптә укучылар, укытучылар, пенсия яшендәгеләр һәм авыл яшьләре – барлыгы 78 кеше язды. Ул 45 минут дәвам итте. Диктант язуда катнашу ирекле һәм бушлай иде. Язарга теләк белдерүчеләрне кайнар чәй һәм коймак белән сыйладылар.
30 ноябрьдән соң һәр катнашучы, шәхси номеры нигезендә http://dictant.rgo.ruсайтына кереп, үз эшенә куелган билгене белә алачак.
Рафил МИҢНЕБАЕВ, Әтнә районы Комыргуҗа урта мәктәбенең георафия укытучысы

Марат ВӘЛИЕВ, КФУның Идарә, икътисад һәм финанс институтының географик һәм экологик белем бирү методикасы кафедрасы өлкән укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ