Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәптә мәрмәр такта

 Питрәч районының Сафин Фәйзрахман Әхмәтҗан улы исемендәге Шәле урта гомумбелем мәктәбендә Марат Абдулрәсүл улы Мөлеков хөрмәтенә мәрмәр такта ачылды. М.Мөлеков  1951 елны Казан педагогика и...

 Питрәч районының Сафин Фәйзрахман Әхмәтҗан улы исемендәге Шәле урта гомумбелем мәктәбендә Марат Абдулрәсүл улы Мөлеков хөрмәтенә мәрмәр такта ачылды. М.Мөлеков  1951 елны Казан педагогика институтын тәмамлаганнан соң, Шәле урта мәктәбенә тарих укытучысы итеп җибәрелә. 1951–1957 елларда мәктәп директоры булып эшли. Аннан ике ел дәвамында район газетасын җитәкләгәннән соң, ТАССР Мәгариф министрлыгында кадрлар бүлеген җитәкли.
                                                                   
Мәрмәр такта ачылу тантанасында район башлыгы Илһам Кашапов, Марат Мөлековның улы Искәндәр, оныгы Диана, гаилә дуслары Ринат Якушев, ТР Дәүләт Советының алтынчы чакырылыш депутаты Римма Ратникова, тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Гыйләҗев һәм башкалар  катнашты.
Аларның һәркайсысы  сәясәтчесе, галим, җәмәгать эшлеклесе, Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәгенең беренче президенты Марат Абдулрәсүл улы турындагы якты истәлекләре белән уртаклашты.

Тантана кунакларын мәктәп директоры Миңзифа Гыйльми кызы Хәсәнова мәктәп белән таныштырды, балалар осталык дәресе күрсәтте.
Расиха Фаизова
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ