Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәптә буллингны ничек булдырмаска?

Хәзерге тормышыбыз ямен югалта, интернет челтәрләре тагын да биләп ала торган чорда кешелелек хисләрен саклап калу тагын да авыррак. Игенчеләр сараенда “Яшүсмер психологиясе. Иҗтимагый тәңгәлләштерүне...

Хәзерге тормышыбыз ямен югалта, интернет челтәрләре тагын да биләп ала торган чорда кешелелек хисләрен саклап калу тагын да авыррак. Игенчеләр сараенда “Яшүсмер психологиясе. Иҗтимагый тәңгәлләштерүнең заманча шартлары” исеме астында халыкара педагогик семинарда нәкъ шундый сораулар күтәрелгән иде.
Әлеге семинарның кунаклары булып тарих фәннәре кандидаты Хмайра Загладина, Америка Кушма Штатларыннан килгән ике кунак: доктор Лоуси Рэймонд Алан һәм Джеймс Ли Картер иделәр.
Семинарда төп, хәтта шул ук вакытта уйлыйсы килмәгән сораулар күтәрелде. Заманча мәсьәләләргә Хмайра ханым балаларның яшьүсмер чагын кичергәндә күп кенә психологик яктан авыр  хәлләр булуын әйтте. Кайвакыт ата-аналар һәм укытучылар  баларарга ышанырга да теләмиләр. Укучылар сөйләргә теләгәндә аларны тыңларга һәм ишетергә кирәк икәнлеген әйтеп китте. “Күп кенә мәсьәләләр балаларның аңнарында чишелмичә кала һәм алар кабат шул ук сорауларны үз-үзләренә бирәләр, әмма җавабын эзләп таба алмыйлар. Нәкъ менә шундый мизгелдә зурлар моны аңлап,  тынычлык һәм сабырлык белән барлык борчыган хәлләрне сөйләп бирергә тиешләр”, - диде Хмайра ханым.
Мәктәпләрдә  баланың физик яктан тиешенчә ял итүенә игътибар бирелмәү шулай ук бер зур проблемаларга китерә. Мисал өчен, башлангыч сыйныфларда укыган балалар актив, энергиялары ташып тора, ә инде югары сыйныф укучылары пассив, һәрбер уңайлы вакытта интернетка “чумалар” икән. Уйларында  бары уку һәм имтиханнар. Мондый хәл, әлбәттә, яхшылыкка китерә алмый, ә киресенчә тагын да арта бара. Күп кенә балалар стратегик, стандарт булмаган фикер йөртү гомумән юк дәрәҗәсендә дип әйтеп тә була. Шулай ук  Хмайра ханым әйтүенчә,  балаларда әхлак, тәрбия, кешелелек нигезләре юкка чыга, кулланучы фикерләре туа башлавы һәм  тагын да яңа әйберләр алырга теләге артканнан арта бара. Хмайра ханым мондый хәл яхшылардан түгел икәнлеген ассызыклады.
Америкадан килгән Лоуси шулай ук  Рәсәйдә дә АКШта да куп кырлы булган мәсьәләләр барлыгы турында сөйләде. Ул семинарда мордар китү  һәм буллинг турында сөйләде.
«Америкада бу проблемага шактый күп бала дучар була. Шулай ук кайберәүләр икенче укучылардан өстенлек итәргә һәм аларны кимсетергә тырыша.  Андый балаларга, гадәтәгечә, гаиләдә гади мәхәббәт хисләре җитми. Писхологик яктан яңа проблемалар туа, баланың акылы, аңы алмашына башлый», - дигән фикерләр әйтте доктор Лоуси.
Мәктәптә үзен тота белмәгән балаларның 25 проценты  киләчәктә төрмәгә эләгә. Бу, әлбәттә, бик аяныч. Шулай ук доктор “Буллинг” дигән глобаль заман проблемасын хәл итү өчен көчле идарә «рычаглары» кирәклеген, хәзерге вакытта мәктәпләрдә һәм, гомумән, җәмгыятьтә  җиренә җиткереп эшләрлек идарә итү системасы юклыгын әйтеп китте. 
Мәсьәләләрне чишү ысуллары да тәкъдим ителде. Кунаклар укытучыларга һәм беренче чиратта әти-әнигә балаларын тыңларга һәм ишетергә тәкъдим иттеләр. “Гаилә эчендә куп кенә мәсьәләләрне чишеп һәм аңлап була. Тырышырга һәм ишетергә генә кирәк”, - дип тәмамлады АКШ кунагыбыз доктор Лоуси.
Кадрия ХӘЛИМОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ