Логотип Магариф уку
Цитата:

Мамадыш укучылары театрны үз итә

Мәгълүм булганча, Россия Президенты Указы белән узып киткән 2019 ел Театр елы дип игълан ителгән иде.Чыннан да, Театр елы илебезнең, шул исәптән безнең Мамадыш төбәгенең мәдәни тормышында һәм халкыбыз...

Мәгълүм булганча, Россия Президенты Указы белән узып киткән 2019 ел Театр елы дип игълан ителгән иде.
Чыннан да, Театр елы илебезнең, шул исәптән безнең Мамадыш төбәгенең мәдәни тормышында һәм халкыбызның иҗтимагый аңын фомалаштыруда мөһим вакыйга булды. Ник дисәгез, театр җәмгыять һәм мәдәният үсеше белән бик тыгыз бәйләнгән. Театр сәнгате аша, дөньяга караш, әхлакый принциплар, рухи байлык формалаша, эстетик зәвык тәрбияләнә.
Театр елы тәмамлану уңаеннан кышкы каникул көннәрендә Мамадыштагы Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре укучылар өчен бик тә кызыклы чара үткәрде. Чарага кунак итеп Балалар һәм яшүсмерләр йорты каршында эшләп килүче Туган якны өйрәнү берләшмәләрендә шөгыльләнүче укучылар чакырылган иде. Кичәне алып баручы Гөләндәм Даутова әңгәмәне бик ерактан – театр тамашаларының барлыкка килү тарихыннан ук башлап, районыбызда бу сәнгатьнең бүгенге көндәге торышына җентекле анализ ясады. Укучылар Мамадыш кантонында күрсәтелгән беренче тамашаларның башында торган шәхесләр тарихын да, тамашалар күрсәтелгән биналар торган урыннарны да белделәр. Ышанычлы чыганакларга нигезләнгән бу фактларны белү үзебезгә дә бик кызык иде. Районыбызда бүген халык театры уңышлы эшләп килә. Аның репертуары да, анда уйнаучы үзешчән артистлар да, төрле елларда эшләгән режиссерлары да читтә калмады.
Шулай ук укучыларга театрга багышланган бай экспозицияләр, экспонатлар тәкъдим ителде. Аларда районыбыздан чыккан, бүген башкала сәхнәләрендә матур образлар тудыручы яшь якташ артистларыбыз – Эмиль Талипов, Фәннур Мөхәммәтҗанов (Урта Кирмән авылыннан), Катмыштан Хәлил Мәхмүтов (инде мәрхүм), Минзәлә театрында иҗат итүче Гүзәл Фазуллина (Урта Кирмәннән) турында бай мәгълүмат тупланган иде.
Чараның икенче өлеше интерактив рәвештә оештырылды. Укучыларга күренекле артистлар сәхнәләштергән образларның киемнәрен киеп фотога төшү мөмкинлеге дә, бутафория әйберләре ясап карау буенча мастер-класста катнашу мөмкинлеге дә тудырылган иде.
Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ