Логотип Магариф уку
Цитата:

Мамадышлылар эзтабар Шаһинурларын онытмый

Күренекле язучы-публицист, журналист Шаһинур Мостафин үзенең беренче шигырен патриот шагыйребез, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә багышлап яза. Ул бу вакытта 6 нчы сыйныфта гына укучы 13 яшьлек малай...

Күренекле язучы-публицист, журналист Шаһинур Мостафин үзенең беренче шигырен патриот шагыйребез, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә багышлап яза. Ул бу вакытта 6 нчы сыйныфта гына укучы 13 яшьлек малай була. Бу шигырь шунда ук балалар газетасы булган «Яшь ленинчы»да басылып та чыга. Батырлыкка дан җырлаячак булачак язучының иҗат башы әнә шулай ерак 1961 елга барып чыга. Шаһинур аганың тууына 75 ел тулу уңаеннан туган төбәге – Урта Кирмән урта мәктәбендә оештырылган искә алу кичәсенең нәкъ менә Муса Җәлил туган көнне – 15 февральдә уздырылуы юкка гына түгел икән бит.

Искә алу кичәсенә язучының Чаллы шәһәрендә яшәүче сеңелләре – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Саҗидә Мостафина, күп хикәяләр авторы Илсөяр Тимербаева-Мостафина, Мамадыш шәһәрендә яшәүче дусты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәлим Сәлахов чакырылган иде. Кичә мәктәп музеенда сакланучы, әле киң җәмәгатьчелеккә бик үк таныш булмаган Ш.Мостафинга кагаылышлы кайбер фактлар белән таныштырудан башланды. Алар – әдипнең укытучысы – Әнисә Касыйм кызы белән шәкерте – Шаһинур Мостафин арасындагы эчкерсез җылы мөнәсәбәтләр хакында иде. Гомерләренең ахырына кадәр укучы белән укытучы арасында элемтә югалмаган, алар арасында хат, котлау открыткалары йөреп торган. Ш.Мостафин укытучысын үзенең иҗаты белән таныштырып, уңышлары белән сөендереп, һәр бәйрәмдә укытучысын «остазым» дип, шигъри котлаулар җибәреп торган. Кичәдә инде еллар саргайткан әнә шул открыткалар күрсәтелде. Әнисә Касыймовна укучысын «шәкертем», дип, матбугат битләрендә чыккан һәрбер язмасын җыеп барып, калын бер папка туплаган. Әнә шуларны Әнисә ханымның кызы Энҗе мәктәп музеена тапшырган иде. Әнисә ханым Әгерҗе районыннан килеп эшләгән була.

Саҗидә ханым укучыларга үзләренең унбер балалы ишле гаиләдә ничек дус тату булып үсүләре, Шаһинур аганың ничек итеп туганнарын биеклеккә чыгарырга омтылуы турында бик кызыклы итеп сөйләде. «Без һәрвакыт кешеләрдән матулык кына эзләргә тырыштык, күңелебездә кешеләргә карата көнчелек булмады безнең», – ди ул. Саҗидә апаның матур итеп җырлавы, озын-озын поэмаларны сәнгатьле итеп яттан сөйләве дә бүгенге мәктәп укчылары өчен бер мастер-класс булды. Укучылар үзләре дә Раилә Илгизовна җитәкчелегендә Шаһинур Мостафинның шигырьләрен яттан сөйләп, кунакларны сөендерделәр.
Илсөяр апа үзе дә – матур-матур хикәяләр авторы. Үзләренең балачаклары, гаиләдә булган төрле шуклыклары турында язылган бик тәрбияви хикәяләре белән укчыларны уйланырга мәҗбүр итте. Укучыларны мәктәптә укыган елларының кадерен белергә чакырып, үзләре укыган вакытта булган кыенлыклар турында сөйләп үтте. Кунаклар китапханәгә һәм мәктәп музеена истәлек бүләкләрен тапшырдылар. Хәлим Сәләхов та киләчәктә Урта Кирмән урта мәктәбе Шаһинур Мостафин исемен йөртергә тиеш дип, дустының киңкырлы талант булуына басым ясады.  
 Кичә ахырында сүз алган мәктәп директоры Гөлназ Вакыйф кызы бу искә алуыбызның Шаһинур ага рухына дога булып баруын теләде, бик кирәкле чара узуы турында әйтеп, килгән кунакларга рәхмәтен җиткерде.
Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәенең тарих укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ