Логотип Магариф уку
Цитата:

Мамадышның милли курчаклары илһамландыра

«Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» балалар бакчаларында, мәктәпләрдә матур-матур тәрбияви чаралар уздырырга зур мөмкинлекләр ачты. Мамадыш шәһәренең «Миләшкәй» балалар бакчасында да шактый кич...

«Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» балалар бакчаларында, мәктәпләрдә матур-матур тәрбияви чаралар уздырырга зур мөмкинлекләр ачты. Мамадыш шәһәренең «Миләшкәй» балалар бакчасында да шактый кичәләр уздырылган. Бирегә килүчеләрне биредәге төрле милләт киемендәге матур курчаклардан торган күргәзмә сокландыра. Бу турыда бераз гына соңрак...

Бүген биредә тәрбияләнүчеләр «Ак калфак» иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы белән берлектә җирле шагыйрьләр белән очрашты. Санитар таләпләр үтәлеп оештырылган бу чарада, билгеле инде, сөйләшү темасы – туган тел, халыклар дуслыгын саклау. Безнең Мамадыш районын да «Дуслык утравы» дип атарга тулы хакыбыз бар. Бездә татар, рус авыллары белән бергә удмурт, мари, керәшен авыллары күп. Район үзәгендә дә төрле телләрдә сөйләшүче халыкларны очратырга мөмкин.
«Миләшкәй»дә уздырылган Туган телләр көнендә дә балалар өйрәнгән җырлар, шигырьләр төрле телләрдә яңгыраган. Шушы темага рәсем конкурслары оештырылган. Халык бәйрәмнәрендәге үзенчәлекләрне исәпкә алып, биредә бәйрәмнәрне милли киемнәрдән уздырырга тырышалар.

Бакча мөдире Гүзәлия Рәис кызы Галимханова, өлкән тәрбияче Фәридә Нурәхмәт кызы Хаҗиева сүзләренә караганда, быел педагогик киңәшмәләрдә дә милли тәрбия, толерантлык, халыклар арасында дуслык тәрбияләү мәсьәләләре киң урын алган. Тәрбиячеләр арасында да төрле бәйгеләр, викториналар уздырылган, проектлар якланган, әлеге тема буенча төрле чара эшкәртмәләре тәкъдим ителгән.
Алдан әйткәнемчә, балалар бакчасында булучылар андагы төрле милләт киемнәреннән басып торган курчаклар күргәзмәсенә дә битараф калмас. Кул эшләре остасы, кайчандыр укытучы булып эшләгән Альбина Виктор кызы Горбунова курчакларыннан оештырылган күргәзмә бакча тәрбиячеләрен дә илһамландырган. Алар остадан мастер-класслар алып, киңәшләр сорап, үз коллекциясен дә булдырган. Балалар бакчаларында милли тәрбиянең нәкъ менә курчаклардан башлануын яхшы аңлаучылар эшли биредә. Бүген монда малай-кызлардан торган 8 пар милли курчак бар инде. Аларның саны тагын да артыр әле дигән өмет бар.
Лидия КОНСТАНТИНОВА,

Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбе укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ