Логотип Магариф уку
Цитата:

Мамадышта прокурорны зурладылар

22 июнь – Хәтер һәм матәм көне алдыннан Мамадыш шәһәрендә тарихи вакыйга булды. Шәһәр үзәгендә совет чорының күренекле хәрби прокуроры, юстиция генерал-лейтенанты Николай Порфирьевич Афанасьев истәлег...

22 июнь – Хәтер һәм матәм көне алдыннан Мамадыш шәһәрендә тарихи вакыйга булды. Шәһәр үзәгендә совет чорының күренекле хәрби прокуроры, юстиция генерал-лейтенанты Николай Порфирьевич Афанасьев истәлегенә бюст ачылды.
Киров шәһәрендә туган малай, 1908 елда әтиләре үлгәч, биш кешелек гаилә белән Мамадышка күченә. Хезмәт юлын да ул 15 яшендә земство идарәсендә сәркатип булып шушында башлый. Революциядән соң совет органнарында эшли, гражданнар сугышында катнаша. 1920 елдан Мамадыш өяз җинаятьчеләрне эзләү бүлеген җитәкли. 1924 елда инде ул хәрби трибунал тикшерүчесе, сугыш алдыннан Кызыл Армиянең Баш хәрби прокуроры ярдәмчесе була ул. 1941 елның көзендә СССР прокуратурасы Мәскәүдән эвакуацияләнгәч, И.В.Сталин аңа Мәскәүнең хокук саклау органнары эшен сугыш шартларында эшләргә күчерүне оештыруны йөкли.
Генерал Н.Афанасьевның титаник тырышлыгы белән прокуратура системасы гына түгел, суд һәм башка хокук саклау органнары системасы да сугыш шартларында эшләүгә күчерелә, алар сугышның буеннан-буена максатчан эшләүләрен дәвам иттерә. Октябрьнең 6 тәүлегендә башкалада тулы тәртип урнаштыруга ирешә, безнең гаскәрләрнең Мәскәү янындагы сугышларда уңышка ирешүенә ул да үз өлешен кертә.

Бөек Җиңүне Николай Порфирьевич Кызыл Армиянең Баш Хәрби прокуроры вазифасында каршылый.
Һәйкәл-бюстны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, Үзәк Хәрби округының хәрби прокуроры Александр Антюфеев,Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков, Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин, Н.П.Афанасьевның оныклары, Мәскәү скульпторы – автор Алексей Чебаненко, район халкы катнашты.
Ринат ХӘЙРУЛЛИН,

тарих укытучысы

  
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ