Логотип Магариф уку
Цитата:

Мамадышта Шәйхи Маннурны искә алдылар

Билгеле булганча, Шәйхи Маннур 1905 елның 15 гыйнварында элекке Казан губернасы Мамадыш өязе (хәзерге Татарстанның Мамадыш районы) Тулбай авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Тулбай авылында 1957 ел...

Билгеле булганча, Шәйхи Маннур 1905 елның 15 гыйнварында элекке Казан губернасы Мамадыш өязе (хәзерге Татарстанның Мамадыш районы) Тулбай авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Тулбай авылында 1957 елдан бирле бинасын шагыйрь үз исәбенә салдырган һәм үзе бүләк иткән китап тупланмасы нигезендә оештырылган Шәйхи Маннур исемендәге китапханә эшли. 1995 елда китапханә Татарстан берләштерелгән дәүләт музееның филиалы статусын алып, Шәйхи Маннур исемендәге музей-китапханә дип атала башлады. Ел саен диярлек, аның туган көнендә – 15  гыйнварда Мамадышта һәм туган ягы Тулбайда Кышкы шигыръ бәйрәме үткәрелә .Митинг кысаларында быел ике татар язучысына  Шәйхи Маннур исемендәге премия тапшырылды. Танылган татар шагыйре Шәйхи Маннурның  тулуына 116 ел тулу вакыйгасы зурлап билгеләп үтелде. Традиция буенча, аның туган көнендә Мамадышта митинг уза, хезмәттәшләре һәм иҗат сөючеләр катнаша. Шигырь бәйрәмендә Шәйхи Маннур исемендәге премиянең яңа лауреатлары игълан ителде. 2021 елда әдәбият өлкәсендә мактаулы исемгә язучы, прозаик Камил Әдһәм улы Кәримов лаек булды. Тагын бер премия якташыбыз Фәрит Хисмәтовка бирелде. Ул үз китабында туган авылы тарихын, Әл-Фәриди ибн Габделбарыйның иҗади шәҗәрәсен сурәтләде, бу аңа лауреат булырга мөмкинлек бирде.

   
 
 
 
 
 
 
 
Мамадышның Туган як музее әлеге дата уңаеннан мәктәп укучылары арасында «Син дәвам ит инде җырымны...» дип аталган стена газеталарына бәйге игълан иткән иде.
Митингта әлеге бәйгегә йомгак ясалып, җиңүче укучыларга грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Безнең мәктәптән Әмир Шәйдуллин да  җиңүчеләр рәтендә иде, аңа лаеклы бүләге тапшырылды.
Митинг язучының һәйкәленә чәчәкләр салу белән төгәлләнде. Соңыннан кунаклар Ш.Маннурның туган авылы – Тулбайга юл тоттылар.
         
Ринат ХӘЙРУЛЛИН,

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең

тарих укытучысы

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ