Логотип Магариф уку
Цитата:

Мамадышта яңа мәктәп төзелә

Республикабызның борынгы шәһәрләреннән берсе саналган Мамадышта дүрт мәктәптә 2600 гә якын укучы белем ала. Һәр төбәктәгечә, бу калада да соңгы елларда балалар санының артык күп булмаса да  артуы...

Республикабызның борынгы шәһәрләреннән берсе саналган Мамадышта дүрт мәктәптә 2600 гә якын укучы белем ала. Һәр төбәктәгечә, бу калада да соңгы елларда балалар санының артык күп булмаса да  артуы күзәтелә. Тик шулай да Мамадышта иң яңа мәктәп дигәне дә – 3 нче урта мәктәп бинасы моннан ун ел элек – 2012 елда файдалануга тапшырылган булган. Шунлыктан калада яңа мәктәп булдыру ихтыяҗы килеп туды. Бигрәк тә Мамадышның Тәкәнеш юлы юнәлешендәге Төньяк микрорайонында укучы балаларның ишле булуы 2 нче лицейдагы классларның кысанлыгына китерде. Нәтиҗәдә әлеге микрорайонда 2020 елда яңа мәктәп бинасына нигез салына. Гадәти генә гыйлем учагы булмаячак ул: мәктәп-балалар бакчасы булачак! Төзү эшләре озаккарак сузылса да, быел 1 сентябрьгә ул үз ишекләрен ачарга тиеш. Анда 240 укучы белем алачак, ә балалар бакчасында 120 сабый тәрбияләнәчәк. Класс бүлмәләре иркен: һәркайсы 25 укучыга исәпләнгән. Район мәктәпләрендәге иң зур спорт залы да шушы мәктәптә булачак. Проектта актлар залы каралмаган була. Тик уйлашкан-фикер алышканнан соң төзүчеләр, проектка үзгәреш кертеп, 60 кеше сыйдырышлы актлар залы булдыру җаен тапканнар. Чишенү бүлмәләре, музыка залы, душ кабиналары да иркен, заманча булачак. Медицина тикшеренүләре үтү өчен дә аерым бинасы бар. Мәктәп белән балалар бакчасы җылытылган коридор белән тоташачак. Мәктәп янәшәсендә үк  шәһәрнең «Лагуна» йөзү бассейны.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ