Логотип Магариф уку
Цитата:

Мамадышта эзтабар якташлары исемен йөрткән яңа конференция

Яшь буынга ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирү заманча мәктәпнең төп бурычларының берсе булып тора, чөнки балачак һәм яшьлек – Ватанны яратуга изге хисне сеңдерү өчен иң уңайлы вакыт. Ватанпәрвәрлек тәрбиясе...

Яшь буынга ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирү заманча мәктәпнең төп бурычларының берсе булып тора, чөнки балачак һәм яшьлек – Ватанны яратуга изге хисне сеңдерү өчен иң уңайлы вакыт. Ватанпәрвәрлек тәрбиясенең нигезендә укучыларда туган Ватаннарына карата мәхәббәт уяту, формалаштыру тора. Ватанпәрвәрлек – төрле яктан үсеш алган шәхестә булырга тиешле әһәмиятле сыйфатларның берсе ул. Укучыларда үз Ватанына һәм халкына карата горурлык, мәхәббәт хисе уянырга тиеш. Ватанпәрвәр яшьләр тәрбияләгәндә генә тормышыбыз алга барыр, имин, тыныч, иманлы үтәр.
       
Әнә шул максатларны күздә тотып һәм якташыбыз, бар гомерен хаксыз рәвештә исемнәре халыкка кайтмый калган батырларның язмышын ачыклауга багышлаган эзтабар-язучы Шаһинур ага Мостафинның исемен мәңгеләштерү максатыннан Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбендә укучылар һәм педагоглар өчен Ш.Мостафин исемендәге I районкүләм фәнни-гамәли конференция узды. Аның «Ватанпәрвәрлек бүгенге көн укучысы күзаллавында» дип аталуы да очраклы түгел. Чөнки нәкъ менә шушы тема өстендә эшләгән язучы бит инде якташыбыз! Әлеге конференция – Шаһинур Әхмәтсафаның 75 еллык юбилее уңаеннан уздырылучы чараларның берсе. Әлеге чара әдипнең туган көнендә – 12 февральдә игълан ителгән иде. Укучылар өч юнәлештә эзләнү-тикшеренү алып барды:

  1. Ватаныбызның бүгенге геройлары: исемнәр һәм батырлыклар. Укучылар үз торак пунктларыннан, мәктәпләреннән кайнар нокталарда катнашкан якташларының батырлыклары, язмышлары турында фәнни эшләр әзерләде.

  2. Ш.Мостафин һәм башка язучыларның әсәрләрендә ватанпәрвәрлек. Бу юнәлеш буенча да кызыклы гына эшләр килгән иде. Укучылар Шаһинур ага китаплары белән бергә рус һәм татар язучыларының әсәрләрен дә анализлаган иде. Дөрес, ул хезмәтләрнең һәркайсының артында конкурсантларның фәнни җитәкчеләре – укытучылары тора. Фәнни эшне укучы үзе генә башкарып чыга алмый.

  3. Мәктәп музейлары – ватанпәрвәрлек тәрбияләү үзәкләре. Районыбыз мәктәпләрендә музейлар күп безнең. Соңгы вакытта музейлар арасында конкурслар булганы юк. Ә монда музей эшчәнлеген күрсәтергә менә дигән мөмкинлек тудырылды.

  4. .


Ә педагоглар өчен «Бүгенге шартларда үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек тәрбияләүнең форма һәм методлары» исемле мәйданчык оештырылды. Анда катнашкан һәркем – китапханәчеме ул, предмет укытучысымы, өстәмә белем педагогымы, сыйныф җитәкчесеме – үз проблемаларын сөйләделәр, чишү юлларын бергәләп эзләделәр, ирешкән уңышлары белән уртаклаштылар.
Конференция эшендә Шаһинур Мостафинның бертуган сеңелләре Саҗидә һәм Илсөяр ханымнар, ветеран укытучы Рәшидә Хөсәен кызы Әүхәдиева, район мәгариф бүлеге методистлары Йолдыз Сәяф кызы Мөхәммәдиева, Миләүшә Равил кызы Сәләхова, Раилә Хәйрулла кызы Әхмәтшина, Ләйсән Хәмис кызы Кашапова катнаштылар.
Конференция ике өлештән торды. «Узган яуның корбаннары тәрәзәңне шакыйдыр, безне кабат терелткәнгә рәхмәт сиңа, Шаһинур!..» дип исемләнгән пленар өлеш Шаһинур ага Мостафин эзләп тапкан 25 матросовчының бишесенең, ап-ак киемнәрдән киенеп, Муса Шәрифуллин укыган Фатиха сүрәсе астында сәхнәгә җыелулары, сценарийның югары дәрәҗәдә әзерләнүе, катнашучыларның үз рольләрен югары дәрәҗәдә башкаруы һәркемне тетрәндерде. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Саҗидә Мостафина, үзе дә бик күп хикәяләр авторы Илсөяр Тимербаева абыйларының бала чагын искә төшереп, ничек язучылык эшенә кереп китүе турында сөйләделәр. Мәктәп директоры Гөлназ Вакыйф кызы Искәндәрова, ветеран укытучы Рәшидә Хөсәен кызы Әүхәдиева Ш.Мостафин турында матур хатирәләре белән уртаклаштылар, аны ничек юксынулары турында сөйләделәр. Методист Йолдыз Сәяф кызы Мөхәммәдиева конференциядә катнашучыларга уңышлар теләде. Рөстәм Галиев, Зөлфәт Хәсәнов, Ислам Абдуллиннарның патриотик темага башкарган җырлары ямь өстенә ямь булды.
Икенче өлештә укучылар үз секцияләрендә фәнни эшләрен яклады. Мәртәбәле жюри аларның эшләренә бәя бирде, җиңүчеләр билгеләнде. Һәр катнашкан укучы Шаһинур Мостафинның шәхси китапханәсеннән китап белән бүләкләнде. Аларны язучының хатыны Фирая ханым Маликова Казаннан җибәрде. Ул үзе әлеге чарага кайта алмаса да, балаларны сөендерү әмәлен тапты. Шулай ук укучылар Саҗидә ханым белән Илсөяр ханымнан да истәлекле бүләкләр алды. Конференцияне район эчендә генә дип башласак та, яхшы хәбәр күрше районга да барып ирешкән. Ызандаш Балык Бистәсе районының Югары Тегермәнлек урта мәктәбеннән ике укытучының катнашуы тагы да нурландырып җибәрде.
Бу конференциябез дәвамлы булыр, статусы киләчәктә республикакүләм дәрәҗәдә булыр дип ышанасы килә.
Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ