Логотип Магариф уку
Цитата:

Мамадышта Җиңү көненә багышланган концерт

Җиңү көне якынлашкан бу көннәрдә Бөек Ватан сугышының 77 еллыгы уңаеннан район үзәгебез Мамадышта бик матур концерт карап кайттык. Сугыш чоры җырларыннан гына торган концерт турында язганда, барыбызны...

Җиңү көне якынлашкан бу көннәрдә Бөек Ватан сугышының 77 еллыгы уңаеннан район үзәгебез Мамадышта бик матур концерт карап кайттык. Сугыш чоры җырларыннан гына торган концерт турында язганда, барыбызның да күңеленә якын әсәрләрнең исемнәрен тәрҗемә итмичә, рус телендә бирсәм, аңлаешлырак булыр дип уйлыйм.

Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильевның бу инициативасы бик сокландырды. Укучылар өчен эшләгән, Пушкин картасы белән керергә мөмкин булган программа бик тәрбияви килеп чыккан. Патриотик тәрбия бирүгә игътибар арткан бу заманда бу – бик кирәкле чара иде. Программа бик уйланылган. Аның шулай буласын алдан ук сизгән идем мин, чөнки Владимир Михайлович - профессиональ җырчы гына түгел, тарихчы-педагог та. Һәрбер җырның тарихы турында кыскача мәгълүмат бирелде. Җыр башкарылганда арттагы экран нәфис, документаль фильмнардан өзекләр күрсәтеп торды, бу исә әсәрләрне тагын да тәэсирлерәк, үтемлерәк итте. «Поклонимся великим тем годам!» дип аталган концерт программасын Мария Черных алып барды. Җитдилеге, шул ук вакытта мөлаем булуы, гадилеге, аңлаешлы ачык сөйләме белән әсир итте ул. Мамадыш районы сугыш чоры тарихы да урын алган иде аның чыгышларында.

Сугышта ятып калган, илебез азатлыгы өчен һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән басып искә алдык. Җырчылар Дмитрий Босов, Сергей Беляков көчле тавышлары белән шаккатырды. Классик әсәрләр башкаручыларны телевизор экраннарыннан гына күрәбез бит без хәзер. Ә болар икенче - үз-үзләрен тотышы да, авыз ачып җырлаулары да, җитдилекләре дә, көчле тавышка ия булулары да.  Чын профессионаллар дип кемнәргә әйтелгәнен аңлап һәм күреп кайттык.


Концертта яңгыраган «Журавли», «Тёмная ночь», «Старый вальсок», «Смуглянка», «Мгновения», «Я люблю тебя, жизнь», «Катюша» һ.б. ны без яратып тыңлый, үзәккә үтеп керә торган җырларның кайберләре бу. Ә Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев башкаруындагы «День Победы»-«Җиңү көне» җырын аягүрә басып тыңладык. Иң көчле алкышлар да шушы җырга булгандыр, мөгаен.
Алтмыш чакрым җирдән автобус җибәргән мәктәп директорыбыз Дания Шәрифулла кызы Газизовага да зур рәхмәтләребезне әйттек. Ул үзе дә: «Их, үзем дә барган булсам!» – дип уфтанды. Ә иң зур рәхмәтебез патриотик тәрбия бирүдә зур эш башлаган Владимир Васильев һәм аның төркеменә, әлбәттә!
Лидия КОНСТАНТИНОВА,

Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең тарих укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ