Логотип Магариф уку
Цитата:

Мансур хәзрәт Җәләлетдин: «Әти-әни бирмәгән тәрбияне, бакча да, мәктәп тә бирә алмый»

Казан шәһәренең Мәрҗани мәчетендә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре, журналистлар, язучылар тәрбия мәсьәләләре, гаиләдәге мөнәсәбәтләр турында фикер алышканнар.Мәрҗани мәчетенең имам-хатыйбы Ман...

Казан шәһәренең Мәрҗани мәчетендә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре, журналистлар, язучылар тәрбия мәсьәләләре, гаиләдәге мөнәсәбәтләр турында фикер алышканнар.
Мәрҗани мәчетенең имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин фикеренчә, балага тәрбия нигезе гаиләдә салына.
«Әти-әни бирмәгән тәрбияне, бакча да, мәктәп тә, университет та бирә алмый. Телисезме-юкмы, балагыз үзегезгә охшаган була. Үзең ата-анаңа карата нинди мөнәсәбәттә булсаң, балаң да киләчәктә сиңа шундый мөнәсәбәттә булачак», – дип белдерде ул.
Артист, журналист, шагыйрь Илдар Кыямов, тәҗрибә уртаклашу йөзеннән үз гаиләсен мисалга китереп, ике улының да тәртипле һәм әдәпле булып үсүендә әниләренең үҗәтлеге зур роль уйный, дип белдерде. Моннан тыш, аның фикеренчә, тәрбия бирүдә авыл белән элемтәнең дә йогынтысы зур. Чөнки авылда балаларны хезмәт тәрбиясенә, ярдәмләшергә өйрәтеп була.
«Башка гаиләләрдә дә, бәлки, шулайдыр: без барысын да уртага салып сөйләшәбез. Балаларның фикерләренә игътибар һәм ихтирам белән карыйбыз», – диде Илдар Кыямов.
Казанның 149нчы татар лицее директоры Фирдәвес Вафина фикеренчә, илдә, шәһәрдә туган һәр проблема өчен мәктәпне гаепләүләре урынсыз, чөнки мәктәптә тәрбия бусаганы атлап кергәннән башлана, дип итә Интертат.
«Әгәр бала тәрбиясендә әти-әнинең җаваплылыгын арттырмыйбыз икән, бүгенге сөйләшүнең нәтиҗәсе булмаячак. Тәнәфестә балаларның күбесе телефоннарына текәлеп утыра. Алар анда нәрсә карый, кем белән аралаша? Без аны күрә алмыйбыз. Әти-әни үзләре дә телефоннан аерыла алмый. Закон нигезендә баланың мәктәпкә телефон алып килүен тыя алмыйбыз икән, укытучылар балаларның телефонга бәйлелеген бетерә алмый», – дип сөйләде директор.
Шулай ук ул күмәк хезмәтнең әһәмияте зурлыгын һәм мәктәпкә хезмәт тәрбиясен кайтарырга кирәклеген билгекләп үтте. «Бүгенге балага игътибар түгел, хезмәт җитми», – диде ул.
Диләрә БАТРШИНА

Рамил Гали фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ