Логотип Магариф уку
Цитата:

Марат Әхмәтов «Милли мультfest» финалистларын бүләкләде

Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт Филармониясендә «Милли мультfest» Республика балалар кинофестивале лауреатларын бүләкләү тантанасы үтте. Чарада республиканың 26 районыннан укучылар һәм аларның укытучы...

Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт Филармониясендә «Милли мультfest» Республика балалар кинофестивале лауреатларын бүләкләү тантанасы үтте. Чарада республиканың 26 районыннан укучылар һәм аларның укытучылары катнашты.
Тамашачыларны РТ Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, РТ Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча РТ Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов сәламләде.
«Заманча технологияләрне үз иткән һәм аларны киләчәк тормыш белән бәйләгән балаларыбызга зур рәхмәт. Телебезне яратып, аның матурлыгына сокланып, аның нәфислеген һәм тарихи байлыгын башкаларга да җиткерергә тырышып илне, көнне куандырып яшик әле», – дип сөйләде ул.

Ә «Союзмультфильм» директоры Борис Машковцев үз чыгышында конкурста катнашучылар арасында киләчәктә профессиональ аниматор булырга теләүчеләр барлыгына ышануын белдерде.
Финалга узган 56 эш арасыннан (26 анимацион эш, 17 кыска метражлы фильм һәм 13 компьютер уены) 3 номинация буенча иң әйбәтләрен атадылар. I, II һәм III урын җиңүчеләренә 100, 70 һәм 50 мең сумлык сертификатлар тапшырдылар. Тамашачылар беренче урын яулаган эшләрне сәхнәгә урнаштырылган зур экран аша карап барды.

Һәр номинациядә беренче урынны яулаган һәм 100 мең сумга ия булган катнашучылар:
1. Балалар бакчалары арасында «Татарча анимацион фильмнар» номинациясе: Буа шәһәре «Нурчыклар» балалар мультипликацион студиясе, «Читек маҗаралары» фильмы.
2. Мәктәп һәм студияләр арасында «Татарча анимацион фильмнар» номинациясе: Буа районы – Әминә Җәләлова, «Биби белән Сак-Сок бәете» фильмы.
3. Мәктәп һәм студияләр арасында «Балалар өчен татарча кыска метражлы фильмнар» номинациясе: Сарман районы «Җәлил» кинотеатры – Әлфия Лыкова, «Күренмәс» фильмы.
4. Тәрбиячеләр арасында балалар өчен ясалган «Татарча компьютер уеннары» номинациясе: Яр Чаллының «Шаянкай» 4 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы – Ләйсән Нәгыймова һәм Гөлшат Габетдинова, «Татарстан җәүһәрләре» уены.
5. Мәктәп һәм студияләр арасында «Татарча компьютер уеннары» номинациясе: Яр Чаллының 1 нче балалар һәм яшьләр иҗат сарае «Замана» театр берләшмәсе – Тимур Габдрахманов, Алмаз Мөхәмәдиев, Әмир Абзалов, «Габдулла Тукайның искиткеч дөньясы» уены.

Белешмә өчен: «Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең максаты – балаларда татар теленә кызыксыну уяту, компьютер уеннары, кыскаметражлы фильм һәм анимация аша рухи, интеллектуаль, иҗади өлкәне баету. Фестивальне Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе гамәлгә куя.
Диләрә БАТРШИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ