Логотип Магариф уку
Цитата:

Машина йөртү хокукына имтиханнар катлауландырылган

Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә машина йөртү хокукына теоретик имтиханнар яңача кабул ителә башлаган. Хәзер тест башланыр алдыннан кандидатны фото һәм видеога төшерәчәкләр, ә монитор экранындагы и...

Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә машина йөртү хокукына теоретик имтиханнар яңача кабул ителә башлаган. Хәзер тест башланыр алдыннан кандидатны фото һәм видеога төшерәчәкләр, ә монитор экранындагы имтихан мәсьәләләрен бары махсус күзлекләр ярдәмендә генә күрергә мөмкин булачак. Болар барысы да, ЮХИДИ хезмәткәрләре фикеренчә, яшь машина йөртүчеләрне әзерләү дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итәчәк.
Имтихан башланыр алдыннан кандидат фото- һәм видеодентификация уза – камера кешенең үзен, ә аннары аның шәхесен раслаучы документны сканерлый. Мондый процедура чит кеше кандидат урынына имтихан тапшырмасын өчен кирәк.
Алынган мәгълүмат автомат рәвештә мәгълүматларны саклау системасына күчә. Теркәү процессын ЮХИДИ хезмәткәрләре онлайн режимында күзәтәләр.
Теркәлү узгач, кандидат имтихан тапшыру урынына бара. Биредә аны тагын бер яңалык көтә – хәзер монитор экранындагы текстны махсус күзлекләр ярдәмендә генә күрергә мөмкин.
Дәүләт автоинспекциясендә имтихан бирүче биремнәрне фотога төшереп, башкалар белән уртаклаша алмаячак.
 
                                                                                                  Ралинә ЗAҺИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ