Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәшһүр журналистыбыз китеп барды 

Хәбәр иткәнебезчә, бүген иртән күренекле журналист Әлмирә Әдиятуллина китеп барды. Мәрхүмә яңа мөселман зиратында (башкалабыздан Чаллыга бара торган юл уңаенда) гүргә иңдереләчәк. Җеназа намазы 14.30...

Хәбәр иткәнебезчә, бүген иртән күренекле журналист Әлмирә Әдиятуллина китеп барды. Мәрхүмә яңа мөселман зиратында (башкалабыздан Чаллыга бара торган юл уңаенда) гүргә иңдереләчәк. Җеназа намазы 14.30 сәгатьтә зират янында укылачак.
Соңгы берничә елда ул, аягын сындырып, урын өстендә ятты. Аны кызы Миләүшә һәм соңгы елларда актив  хезмәт итешкән «Ярдәм» мәчете әһелләре тәрбия кылды, ахыргы көненә кадәр әлеге мәчеттә штатта булды. Әлмирә апа заманында «Совет мәктәбе» (хәзерге «Мәгариф») журналында да эшләп алган. Билгеле, аның шактый гомере «Азат хатын» журналына бәйле.
Әлмирә ханым үз заманында Әфганстанда барган орыш-тартыш, шунда катнашкан яугирләр язмышы турында күп язса, илебездә үзгәртеп кору сәясәте башланганнан соң, милли, дини теманы үз итте. Мөселман хатын-кызлар җәмгыяте оештырды, мөслимәләргә багышланган журнал чыгарды, мөселман балалар арасында  «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре»
 дигән конкурска нигез салды. Хатын-кызларыбыз паспортка яулык бәйләп фотога төшерү хокукына ирешкән икән, монда аның да өлеше зур. Казан Кремле итәгендәге «Раки» сыраханәсен сүттерү эшен дә ул башлап йөрде. Әлеге саваплы эшләре аны бакыйлыкка күчкәндә озата барыр, кабер газапларын җиңеләйтер, иншалла!
Урының җәннәттә булсын, Әлмирә апа!
Рәшит МИНҺAҖ

Фото: Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ