Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәскәүлеләрне дә шаккатырган Арташча Яңа ел

Мамадыш районы Арташ авылында быелгы Яңа елны каршылау хакында фикерләрем белән бүлешәсем килә. Ике ел элек булган кебек мин быел да Яңа елны туган авылымда каршыладым. Яңа ел бәйрәмен уздыруда б...

Мамадыш районы Арташ авылында быелгы Яңа елны каршылау хакында фикерләрем белән бүлешәсем килә. 


Ике ел элек булган кебек мин быел да Яңа елны туган авылымда каршыладым. Яңа ел бәйрәмен уздыруда безнең авылның үз традицияләре бар. Беренчедән, һәр хуҗалык дип әйтерлек үз ихатасын, өй каршыларын Яңа елга берсен-берсе уздырып бизи. Бу матурлык авылга бәйрәм төсе бирә. Аерым конкурс игълан ителмәсә дә, авыл фермеры Рәкыйф Гатин моны үзенчә бәяләп, аеруча матур бизәлешкә акчалата бүләкләр тарата. Ул быел да шулай булды.

Язмамны дөрес башламаганмын икән! Гомумән, бәйрәм бездә ике көн дәвам итә. 31 декабрьдә Яңа елны каршылау, ә инде икенче көнне, ягъни Яңа елның беренче көнендә – лотерея уйнату! Быелгы вазгыять бәйрәмгә үз төзәтмәләрен кертте. Яңа елны каршылауны клуб эчендә түгел, бәйрәмгә махсус бизәлгән клуб каршындагы мәйданда уздырдык. Бу Яңа елда безнең клубка 90 ел булачак! Яше бар! Беренчедән, җылы тормый, икенчедән, клуб эчендә маскадан утырганчы клуб каршында тагы да яхшырак булыр дигәннәр! Чана шуа торган, слалом бөтерелешләрен хәтерләткән таулар да ясалган, анда бала-чага мәш килеп тау шуды, матур итеп бизәлгән чыршы да куелган. Халык туңа башласа, бию көе яңгырый.

Кичәнең укытучы Ринат Хәйруллин тарафыннан язылган сценариесе искиткеч иде. Алып баручы ,клуб мөдире Марсель Шәйдуллин безне Татарстан районнары буйлап сәяхәткә алып чыкты. Сәяхәт Чистай районыннан башланды. Кем нәрсә белә! Гаяз Исхакый да искә алынды. Анда нинди милләтләр яшәгәнен дә белдек. Кукмара районының итекләрен искә алып, итек атышлы уенын уйнадылар! Йөри торгач. Буага барып чыктык! Менә иң кызыгы шунда булды. Буа – иң тәмле, иң баллы район, шикәр чөгендере үстерелә дип, капчык белән 10 кг шикәр комы уйнатылды! Ул уенда мин дә катнаштым һәм оттым! Ләкин күтәреп алып кайтырга көчем җитмәде. Берәрсе алып менәр дип, кайтып киттем. Иртәгесен иртүк, беренче гыйнварда Марсель шалтырата: "Нәзифә апа, шикәр комын керттеләрме?" – ди. Юк, мин әйтәм. Минем өйдә бар бер капчык, хәзер менгезәм, тегесен эзләп табармын, ди. Ярты сәгать тә үтмәде, капчык белән шикәр комы күтәреп, беренче гыйнвар көнне ир-ат ишегемне ачып өйгә керде. Мин моны яхшы фал дип саныйм. Моның дәвамы тагы да кызыклы. Капчыкны Наил алып китте дигәннәр. Авылда ике Наил бар. Клуб мөдире минем күрше Наил алган дип уйлаган, аны икенче Наил, минем туганым алып киткән булган. Таптык. көлештек. Бәйрәм бик матур узды.

Икенче көне дә бик мөһим. Анысында уеннар катнаш лотерея уйнатылды. Бәясе 100әр сум булса да, алып бетергәннәр! Ни генә уйнамый анда. Оча торган келәмнәр, үзе ризык бирә торган эскәтерләр, хәтта лотереяга уйналган көрәкләр дә карны үзе көри икән! Ни генә отмасыннар – себеркедән алып, тюк белән печәне дә, капчык-капчык солы, бодайларына да халык нык сөенде. Уен бит!
Шулай итеп, Яңа ел бәйрәме бик күңелле уза безнең авылда. Әле авыл кешеләрен, читтәге авылдашларны берләштереп, ватсапка хәбәрләр дә урнаштырыла башлады.
Тагы бер яңалык! Киләсе елда безнең авылда яңа клуб төзеләчәк икән. Менә бабайлар үз куллары белән сәмәннән салган иске клубның 90 еллыгын үткәрик әле. Аннан соң бәйрәмнәр җылыда яңа клубта узачак Аллаһы бирсә!
Нәзифә КӘРИМОВА, язучы, 
Арташ-Мәскәү

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ