Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәскәүдә Марсель Сәлимҗанов истәлегенә күргәзмә ачылды

Россия башкаласында А.Бахрушин исемендәге дәүләт театр музеенда «Марсель Сәлимҗанов театры» дигән күргәзмә ачылды. Күргәзмә театр режиссеры, СССРның халык артисты Марсель Сәлимҗановның тормыш һәм иҗат...

Россия башкаласында А.Бахрушин исемендәге дәүләт театр музеенда «Марсель Сәлимҗанов театры» дигән күргәзмә ачылды.
Күргәзмә театр режиссеры, СССРның халык артисты Марсель Сәлимҗановның тормыш һәм иҗат юлына багышлана.
Күргәзмә ачылышында Театр музееның генераль директоры Дмитрий Родионов, Россия Федерациясендә Татарстан Республикасы Вәкаләтле вәкиленең беренче урынбасары Илдар Мөхәммәдияров, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Г.Камал театры директоры Илфир Якупов катнашты, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.  Экспонатлар белән   Милләтләр эше буенча Россия Дәүләт Думасы Комитеты рәисе Илдар Гыйлметдинов, Г.Камал театрының баш рәссамы, Россиянең атказанган рәссамы Сергей Скоморохов һәм театр артистлар таныштылар.
Фото: kamalteatr.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ