Мәскәүнең бер фатирында шартлау булган

Мәскәү Тушиносының Кече Яр буе урамындагы бер йортның фатирында шартлау яңгыраган. Бу хакта Мәскәү прокуратурасы хәбәр итә.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, шартлауның сәбәбе-ачыкланмаган сәбәпләр аркасында фатирда булган граната. Шул ук вакытта, шартлау нәтиҗәсендә бина җимерелмәгән, янгын чыкмаган дип хәбәр ителә.

Һәлакәт нәтиҗәсендә 14 яшьлек яшүсмер үлгән. Тагын бер олы кеше һәм 12 яшьлек малай хастаханәгә озатылган.

Прокуратура тикшерү үткәрә. Вакыйга урынында Тушинский районара прокуроры вазыйфаларын башкаручы Михаил Попик эшли.

Чыганак: tatnews.tatar

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.