Логотип Магариф уку
Цитата:

Меңгә якын Татарстан укучысы туган тел буенча имтихан сайлый

Татарстанда ел саен тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы меңгә якын укучы туган тел буенча имтихан сайлый, дип хәбәр итте ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фә...

Татарстанда ел саен тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы меңгә якын укучы туган тел буенча имтихан сайлый, дип хәбәр итте ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында.
«Тугызынчы сыйныфтан соң ел саен туган телне меңгә якын укучы сайлый. Узган ел аларның саны – 789, өченче ел-1600 булган. Бу уртача күрсәткечләр белән исәпләгәндә. Ә 11 сыйныфтан соң теләүчеләр бик аз, чөнки узган ел нибары ике чыгарылыш сыйныф укучысы гына теләк белдерде. Бу республика дәүләт имтиханың кабул итү имтиханы буларак каралмавына бәйле», – диде белдерде министр.
Аның сүзләренчә, дәүләт йомгаклау аттестациясен узганда укучыларга төп дәүләт имтиханы форматында да, бердәм республика имтиханы (БДИ) формасында да туган тел һәм әдәбияттан имтихан тапшыру мөмкинлеге биреләчәк.
Татарстанда белемнәрен туган телдә алган чыгарылыш укучыларына сигез фәннән – математика, химия, биология, география, физика, тарих, җәмгыять белеме, информатикадан БДИ тапшыру өчен шартлар тудырылган. Илсур Һадиуллин бу турыда да искәртеп үтте. Әлеге фәннәр буенча контроль-үлчәү материаллары татар теленә тәрҗемә ителгән.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ