Логотип Магариф уку
Цитата:

Миләүшә Шәйхетдинова «Сөйлә» проектында

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан  тәкъдим ителгән татар балаларына актерлык осталыгын өйрәтүче “Сөйлә” проекты туган телне җиң сызганып өйрәнүче мәктәпләрдә үзенең беренче адымнар...

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан  тәкъдим ителгән татар балаларына актерлык осталыгын өйрәтүче “Сөйлә” проекты туган телне җиң сызганып өйрәнүче мәктәпләрдә үзенең беренче адымнарын уңышлы гына  атлый. Яңа Савин райнының 23 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә укучы татар балалары арасында ул аеручы популярлык казанган. Татар теленең балалар арасында  зур кызыксыну уятуында  әлеге проектны   башкаланың Галиәсгар Камал исемендәге күренекле театрының талантлы артисты Миләүшә Шәйхетдинованың тормышка ашырырга алынуы  нык тәэсир ясаган.   Мәктәпнең милли мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Лазарева, аның сәбәпләрен безгә болай дип ачты:
- Балаларга   үзләре, әниләре сөйләшкән телнең күркәм, затлы тел булуына төшенергә,  әлбәттә, безгә республиканың иң мәшһүр театры артисткасы килүе нык ярдәм итте, - дип сөйләп китте Гөлнара Ринат кызы. -  Алар моңарчы татарча сөйләшергә укытучы гына өйрәтә ала, дип уйлаганнар, күрәсең. Ә монда, мәктәп сәхнәсендә, гүзәл итеп киенгән профессиональ артистканың үз-үзен тотышы, аның татарча ничек матур итеп сүз башлавы, сүзләргә дөрес басымнар куеп, килешле хәрәкәтләр ясап, сәнгатьле итеп сөйләве,  балаларны туган телләренә  кабаттан гашыйк итте. Миләүшә  Наилевна балаларны  дөрес һәм матур итеп сөйләшергә генә түгел, тизәйткечләр әйтергә дә, нәрсә белән булса да шөгыльләнгәндә, әйтик, туп белән уйнаганда  үзара сораулар биреп аралашырга , фикер йөртергә дә  өйрәтә.

Әлеге “Сөйлә” проектның мәктәптә популярлык казануын  аның ике төркем булып оешуыннан да күренеп тора. Башлангыч сыйныф балаларыннан - 20, урта һәм өлкән яшьтәгеләрдән 17 кешелек төркем тупланган.  Проектның максаты - татар балаларын зыялы, көмеш чишмә кебек чыңлап торган аһәңле туган телебездә аралашырга өйрәтү.
Мәктәп укучылары арасында   бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен  үз көчләре белән спектакль куеп каршыларга әзерләнүче театр түгәрәгенә йөрүчеләр дә бар. 26нчы апрельдә татар теле укытучысы Айгөл Мәҗитова укучылары   татар теле укытучысы Людмила Абрамованың Тукайның “Исемдә калганнар” әсәре буенча язган сценариясе буенча  “Сагындыра Кырлай яклары” исемле тамаша күрсәтәчәк.
Менә шулай иҗат итеп яши 23нче мәктәп.
Ирек НИГЪМӘТИ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур язгансыз, Ирек әфәнде! Укыдым, ошады Автор: Гульнара

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ