Милләттәшләребез Олимпия уеннарында

2021 елның 23 июленнән 8 августына кадәр Япония башкаласы Токио шәһәрендә узган җәйге Олимпия уеннарында Россия җыелма командасы 71 медаль яулады. Нейтраль флаг һәм гимн астында чыгыш ясап та, каршылыкларны җиңеп, спортчыларыбыз, күпләр әйткәнчә, гадел уен күрсәттеләр. Шунысы да куанычлы: җыелма команда составында татар егет-кызлары да бар иде. Димәк, спортчыларыбыз ирешкән уңышка милләттәшләребез дә зур өлеш кертте дип горурланып әйтә алабыз.

Җәйге Олимпия уеннарында төрле спорт ярышларында татар милләтеннән барлыгы 27 спортчы катнаш-
ты: Россиядән – 16, Казахстаннан – 4, Үзбәкстаннан – 2, Австралия, Бәхрәйн, АКШ, Таҗикстан һәм Украинадан 1 әр. Россия җыелма командасы составында Зилә Батыршина, Вадим Мөхәмәтьянов (ату), Вероника Ваһитова, Эльвина Кәримова (су тубы), Гөлназ Гобәйдуллина (заманча бишбәйге), Аделина Заһидуллина, Камил Ибраһимов, Тимур Сафин (фехтование), Илнур Закарин, Гөлназ Хатунцева (велоспорт), Юлия Кәримова (ату), Алсу Минһаҗева (ишкәк), Вероника Кадермәтова (теннис), Виктор Миңнебаев (суга сикерү), Ирек Ризаев (велоспорт ВМХ-фристайл), Эльвира Хәсәнова (җиңел атлетика)   көч сынашты.

Кызыксыну дигән нәрсәнең коткысына бирелеп, шушы егет-кызларның кайберләре белән элемтәгә керергә булдым. Өметемне өзмим… Шул ук вакытта шикләнәм, эчемнән генә: «Менә хыялый, бөтен дөнья күзәткән Олимпия уеннарында катнашкан илебезнең иң көчле спортчылары җавап биргән ди сиңа, көт тә тор», – дип, үз-үземне үртәп тә алам. Озак та үтми,  өметсез шайтан гына диюләре, рас килде:  мин көн батырлары белән аралаша ук башладым.   Билгеле инде   кәефләре, нинди хисләр кичерүләре белән генә уртаклашып калмыйм, ә  гаиләләрендә алган милли тәрбиянең тормыш һәм карьераларында ничек чагылыш табуы турында да кызыксындым.

Бронза медальләр һәм Олимпия рекорды

Токиода пятиборье буенча Россия данын яклаучы Гөлназ Гобәйдуллина һәм велоузышчы Гөлназ Хатунцева белән элемтәгә кергәндә, икесенең дә үзләре чыгыш ясаячак спорт төре буенча ярышларны көткән мәлләре иде. Спортчы кызларның икесе дә бик ачык һәм аралашучан булып чыкты.

«Монда хәзер безнең өчен гадәти булмаган бик эссе һәм дымлы һава, ләкин бу бер дә куркытмый. Олимпия авылында позитив атмосфера хөкем сөрә, миңа бик ошый», – дип уртак-
лашты ул чакта Гөлназ   һәм үзен әйбәт хис итүе турында әйтте.

Олимпия уеннарында катнашу – ул бит инде спортчы өчен иң бөек максат.  Менә шуңа ирешкән кеше нинди хисләр кичерә икән, дип кызыксынуыма, бу – гомергә дә онытылмаслык мизгелләр, дип җавап кайтарды ул. «Беренче яшүсмерләр Олимпия уеннарын санамаганда, монысы – минем икенче җитди Олимпиада. Әлбәттә, мин дөньяның иң көчле спортчылары белән беррәттән үз илемне дөнья аренасында тәкъдим итә алуым, спорт элитасы составына керүем белән бик горурланам», – диде Гөлназ.

Гөлназ Гобәйдуллина татар-башкорт гаиләсендә Яңа Уренгойда туган, бүгенге көндә әти-әнисе белән Уфада яши. Ул – заманча пятиборье буенча дөнья чемпионы (2017 ел), Россиянең атказанган спорт мастеры, дүрт  тапкыр Россия чемпионы, ике тапкыр Россия Кубогы җиңүчесе. 2016 елда Рио-де-Жанейрода узган җәйге Олимпия уеннарында 200 метрны 2:07,94 минут эчендә йөзеп, Олимпия рекорды куючы.

Спортчы кыз, көлеп: «Татар милләтеннән булуым спорт карьерасын төзүгә   йогынты ясамый калмагандыр. Татарлар – үҗәт, тырыш бит алар. Шуңа да әти-әниемнән әйбәт ДНК алдым дип  әйтә алам», – ди.   Кызык,  Гөлназ исемле булуын белеп алгач, әңгәмәдәшләре шунда ук нинди милләттән булуы белән кызыксыналар һәм еш кына үзләре дә, татар теленә күчеп, ярдәм тәкъдим итә башлыйлар икән.

Велосипедта узышучы, күп тапкыр Европа чемпионаты призёры, Россиянең халыкара класслы спорт мастеры Гөлназ Хатунцева (Бадыйкова) өчен бу – тәүге Олимпиада. «Әлеге уеннарны мин катнашкан башка ярышлар белән чагыштырырлык түгел. Минем өчен биредә Олимпия җыелма командасы составында булу гына да – бик зур казаныш. Россия кебек зур илне мондый әһәмиятле ярышларда тәкъдим итүне үзем өчен дәрәҗә дип саныйм. Яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен, көчемне куячакмын», – дип сөйләде,  берничә көннән Олимпия уеннары медален яулагач, сөенеченнән үксеп елаячак кыз.

Велосипедчы кызның әтисе татар, әнисе башкорт икән. 13 яшькә кадәр Башкортстанда яшәгән. Һәрчак милли мәдәнияткә тартылган һәм гореф-гадәтләрне белеп үскән. Алга таба спорт белән шөгыльләнү өчен Мәскәүгә күченгән. «Хәзер өйгә кайткан саен, якыннарым һәм танышларым белән туган телемдә аралашам. Туган тамырлар беркайчан да онытылмый, шуңа да гаиләдә алган милли тәрбия тормышымда да, карьерада да зур роль уйный», – ди спортчы кыз.

Төгәл ике көннән ике Гөлназ да үз спорт төрләре буенча чыгыш ясадылар. Әлбәттә, бу мизгелләрне мин дә түземсезләнеп көтеп алдым,   дулкынландым. Җитмәсә, үзләренә дә: «Уңышлы чыгыш ясавыгызны теләп торачакмын», – дип  әйтеп куйган идем.

Заманча бишбәйге буенча йомгак-лау таблицасында Гөлназ Гобәйдуллина 32 нче урынны яулады. Аның каравы ул, 200 метрны 2:07,31 минут эчендә йөзеп, Олимпия рекордын куйды. Фехтование буенча 31 нче  урынны алгач: «Мин дөрестән дә физик яктан да, психологик яктан да әзер идем. Без биниһая зур  хезмәт башкардык… Идеаль кешеләр юк, мин дә искәрмә түгелмен. Үземне юатмыйм, димәк, шулай язган. Мөмкинлекләрнең дә чиге бар, аны ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк», – ди ул. Спортчы кызның күңеле төшсә дә, күпләгән җанатарлары аны, шул исәптән мин үзем дә, иң мөһиме – ахырга кадәр көрәшү, дип юатырга тырышам.

Ә Гөлназ Хатунцева, Мария Новолодская белән берлектә, «мэдисон» парлы ярышта велотректа бронза медальләрен яуладылар. Соңыннан Гөлназ Инстаграм челтәрендәге битендә: «Һәр спортчының, Маша белән минем дә, бу искитмәле хыялга омтылу тарихы үзенчә. Бернигә дә карамастан без максатыбызга ирештек. Мин чиксез шатмын. Ярыш бик кызу, куәтле һәм дулкынландыргыч булды. Ләкин без бирешмәдек һәм подиумга күтәрелә алдык», – дип язган, тренерлары, гаиләсе һәм җанатарларына, туган ягы – Башкортстанның Чакмагыш авылына сәламен һәм рәхмәтен белдереп.

Башка спортчыларның уңышларына килгәндә, тумышы белән Удмуртиядән булган татар кызы Юлия Кәримованы искә алмый мөмкин түгел. Ул – винтовкадан ату буенча ярышта катнашкан спортчы, Дөнья чемпионы, Европа уеннары һәм Россия чемпионы, атказанган спорт мастеры. Юлия Кәримова һәм Сергей Каменский пары командалы ярышта 10 метрлы дистанциядән пневматик винтовкадан ату буенча бронза медаль яулады. Моннан тыш, спортчы кыз 50 метрдан винтовкадан пулялы ату буенча шулай ук бронза медальгә ия булды.

Татарстан  чемпионнар  әзерли

Олимпия уеннарында Россия җыелма командасы составында Татарстаннан 21 спортчы чыгыш ясады. Казан кызы Марта Мартьянова фехтование буенча алтын медаль, Бөгелмә егете Александр Красных ирекле стильдә йөзү буенча көмеш медаль, Казанның «Зенит» волейбол командасы уенчылары Максим Михайлов, Артём Вольвич һәм Валентин Голубев шулай ук көмеш медаль белән кайтты.

Билгеле, һәр җиңү, һәр казаныш артында айлар, еллар буена сузылган  әзерлек ятуы берәүгә дә сер түгел. 

– Мондый җитди ярышларга Татарстан командасы һәрчак алдан ук зур әзерлек башлый. Республикадан Олимпия уеннарына эләгергә мөмкин булган спортчыларның беренчел исемлеге алты ел алдан төзелә. Бу – сезон барышында барлык кандидатлар да финанс ярдәм ала алсын өчен эшләнә. Татарстанның спорт әзерлеге үзәгеннән аларга ай саен хезмәт хакы түләнә. Әгәр дә спортчылар параллель рәвештә Россия җыелма командасында да исәпләнсәләр, алар илнең Спорт министрлыгыннан аерым финанслау алалар», –
 ди Казанның физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов, уемны алдан белгән кебек.

Аның сүзләренчә, Казан шәһәренең спорт инфраструктурасы зур мөмкинлекләр ача. 2005  ел белән чагыштырганда, республикада спорт объектлары саны 1,5 тапкыр үскән, аларның сыйфаты да яхшырган. Параллель рәвештә Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә көчле тренерлар һәм спортчылар әзерләнә.

– Казан үзе дә  теләсә кайсы дәрәҗәдәге спорт ярышларын кабул итәргә әзер. Шул исәптән Олимпия уеннарын да, – ди  Альберт Салихов, Татарстаныбызның мөмкинлекләрен барлап.

Быел Олимпия уеннарыннан кайтканнан соң,  Саба районы кызы Зилә Батыршина: «Минем үзебезнең Татарстаннан беркая да китәсем килми. Сабада төпләнеп, тренер булып эшләргә хыялланам. Үзем шөгыльләнгән спорт төрен үстерәсем килә. Район җирлегендә  шөгыльләнеп тә, чемпион булырга,  спортта зур уңышларга  ирешергә мөмкин», – дип сөйләде.

Зилә хатын-кызлар арасында стендлы ату буенча скит дисциплинасында 15 нче урынны яулады.  Беренче өчлек түгел, әмма  Россия җыелма командасы составында Олимпия уеннарында катнашу үзе үк   казаныш түгелме инде?!

Милләттәшләребез һәм ватандашларыбыз арасында төрле спорт ярышларында мөмкинлекләре зур булган спортчылар җитәрлек. Быелгы җәйге Олимпия уеннарын күзәтеп баручылар моңа инанганнар, егет-кызларның тырышлыкларын күргәннәрдер дип уйлыйм.

Диләфрүз Фазылҗанова

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.