Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли китапханә фонды уникаль татар тарихы басмасына баеды

Гасыр ярымнан артык бай тарихы булган Татарстан Милли китапханәсе фондында 3,5 миллионга якын китап исәпләнә. Һәм ул даими тулыланып тора. Язның гүзәл бәйрәме – 8 Март алдыннан Милли китапханә директо...


Гасыр ярымнан артык бай тарихы булган Татарстан Милли китапханәсе фондында 3,5 миллионга якын китап исәпләнә. Һәм ул даими тулыланып тора. Язның гүзәл бәйрәме – 8 Март алдыннан Милли китапханә директоры Мәдинә Фатыйх кызы Тимерҗанова кулына тантаналы төстә татар тарихының Россия тарихы белән бәйләнешен тарихи яссылыкта өйрәнүгә багышланган бик тә үзенчәлекле яңа басма тапшырылды. Россия Федерациясе Диния нәзарәте тарафыннан чыгарылган «Московия: рождение двуглавого орла» китабы иде ул. Идел буе Болгар дәүләте халыкларының Ислам динен рәсми төстә кабул итүенә 1100 ел тулу уңаеннан «Читай» нәшрият йорты тарафыннан 1 мең данәдә нәшер ителгән. Хәзер шул уникаль китапны киң җәмәгатьчелеккә, тарихчы галимнәр даирәсенә пропагандалау максатыннан РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты һәм «Читай» басмаханәсе вәкилләре соңгы арада тәкъдим итү чаралары уздыра. Татарстан Милли китапханәсендә узганы инде республикабыз төбәкләрендәге шундый бишенче очрашу иде. Киләчәктә элек-электән рус-татар багланышлары аеруча калку чагылыш тапкан Россиянең башка төбәкләрендә дә әлеге китапны тәкъдим итү чараларын оештыру күздә тотыла. Тарихчы галимнәр, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнашында Татарстан Милли китапханәсендә узган чарада катнашучылар алдында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе беренче урынбасары, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, «Читай» нәшрият йорты баш мөхәррире Рушан Аббясов, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Абянов, тарихчы, журналист, әлеге басманың җаваплы мөхәррире Марат Сәфәров, тарих фәннәре докторлары Фаяз Хуҗин, Дамир Исхаков чыгыш ясады. Алар үз чыгышларында әлеге басманың татар тарихының «ак таплар»ын өйрәнүдә җитди хезмәт булуын билгеләп үттеләр. Әлеге уникаль китапны әзерләүдә, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе галимнәреннән тыш, Татарстанның бер төркем тарихчы галимнәре, Казан мәдәният институты коллективы да үз өлешен керткән. Аерым алганда, бу китапта тарих фәннәре докторы, күренекле археолог, безнең «Мәгариф» журналының актив авторы Фаяз Шәриф улы Хуҗин «Идел буе Болгарстанының Төньяк-Көнчыгыш Русь дәүләте белән сәүдә элемтәләре» дигән күләмле язмасы белән катнаша.

Китап кулга алып тотардай матур бизәлештә, уникаль фотолар һәм рәсемнәр урын алган. Авторлар коллективы үз язмаларында археологик һәм этнографик экспедицияләр материалларына, архив чыганакларына нигезләнеп, күпмилләтле Россиянең үткәнендә татар эзенең, татар йогынтысының гаять зур һәм кире каккысыз булуын күрсәтергә тырышканнар һәм максатларына ирешкәннәр дә.
Таһир САБИРҖАНОВ
Гөлназ Гайнуллина фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ