Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли мәгариф лабораториясе бетерелә

Мәгарифне үстерү институтында штатны үзгәртү бара. Проректор Равил Хәмитов хәбәр итүенчә, татар теле кафедрасы һәм милли мәгариф лабораториясеннән торган Милли белем үзәге Полингваль белем үзәгенә әве...

Мәгарифне үстерү институтында штатны үзгәртү бара. Проректор Равил Хәмитов хәбәр итүенчә, татар теле кафедрасы һәм милли мәгариф лабораториясеннән торган Милли белем үзәге Полингваль белем үзәгенә әверелә. Бу беренче чиратта, һәр милләтнең үз милли телендә белем алырга хокукы булуы белән аңлатыла.


Фото: irort.ru Фото: irort.ru

Проректор сүзләренә караганда, беренче карашка милли мәгариф лабораториясе ябыла кебек тоелса да, чынлыкта, исеме һәм җисеме генә үзгәрә. Лабораториядә эшләүче 3 белгеч тә үз урыннарында калачак.


Редакциядән: күп кенә шәһәр һәм район мәгариф идарәләре яңа уку елында татар теле һәм әдәбияты ничә сәгать укытылырга тиешлегенә Мәгариф һәм фән министрлыгыннан күрсәтмә көтеп утырган татар теле, татар милләте өчен гаять катлаулы булган заманда мәртәбәле проректор Равил Хәмитов сүзләрендә бернинди хилафлык юктыр, гасырга якын тарихы булган Мәгарифне үстерү институты тез чүгә башлаган милли мәгарифнең башына сукмас, ә, киресенчә, торгызып җибәрер дип ышанасы килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ