Логотип Магариф уку
Цитата:

«Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленә гаризалар кабул ителә

«Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленә гаризалар кабул итү башланды. Фестиваль Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләре...



«Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленә гаризалар кабул итү башланды. Фестиваль Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе тарафыннан 2023 елның 1 апреленнән 2023 елның 15 октябренә кадәр уздырыла, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.




Кинофестиваль Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче татар халкының милли үзаңын уяту, рухи-әхлакый, заманча мәдәни кыйммәтләрен, тарихи хәтерен саклау, яклау һәм үстерү, анимация, кыска метражлы уен фильмнары аша балалар һәм яшүсмерләрнең рухи, интеллектуаль һәм иҗади өлкәсен баету максатларында үткәрелә.
Быел ул 3 этапта узачак. Беренче этап – гаризалар кабул итү - 2023 елның 1 апреленнән 2023 елның 15 октябренә кадәр, икенче этап – сайлап алу туры, жюри эшчәнлеге – 2023 елның 20 октябреннән 20 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Өченче этап – финал – 2023 елның 25 ноябрендә «Мир» кинотеатрында узачак.
Катнашучылар үз хезмәтләрен 2 номинациягә тәкъдим итә ала:

  • Татарча анимацион фильмнар (балалар бакчалары, мәктәп-студияләр);

  • Балалар өчен татарча кыска метражлы фильмнар (балалар бакчалары, мәктәп-студияләр).


Барлык конкурс эшләре дә татар телендә булырга тиеш. Конкурска килгән хезмәтләрне кино өлкәсе осталарыннан торган жюри әгъзалары (кинопродюсерлар, режиссерлар, сценаристлар, актерлар, операторлар, композиторлар, кино белгечләре, кино тәнкыйтьчеләре) бәяләячәк.

Фәния Лотфуллина


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ