Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли музей һәм Тукай музее «Ядкярләрдә Тукай рухы» әдәби конкурсында катнашырга чакыра

ТР Милли музее һәм Г.Тукай әдәби музее мәктәп укучыларын «Ядкярләрдә Тукай рухы» әдәби конкурсында катнашырга чакыра.Конкурста Г. Тукайның Казандагы әдәби музеенда саклана торган шәхси ядкярләре турын...


ТР Милли музее һәм Г.Тукай әдәби музее мәктәп укучыларын «Ядкярләрдә Тукай рухы» әдәби конкурсында катнашырга чакыра.




Конкурста Г. Тукайның Казандагы әдәби музеенда саклана торган шәхси ядкярләре турында яңа әсәр (шигырь, поэма, хикәя) иҗат иткән 1–11  нче сыйныф укучылары катнаша ала. 
Конкурс «Проза» һәм «Поэзия» номинацияләрендә рус һәм татар телендә уздырыла. Иҗади эшләр шагыйрьнең Г.Тукай әдәби музее экспозициясендәге мемориаль әйберләренә багышланган булырга тиеш: мемориаль экспонатлар персонаж, әдәби образ һ.б. сурәтләнергә мөмкин. Килгән эшләрне бәяләгәндә,  Г.Тукай мемориаль әйберләре турында мәгълүмат бирү, теманы ачу, жанрга туры килү, әдәби тасвирлау чараларын куллану, мөстәкыйльлек, яңалык һәм оригинальлек исәпкә алына.
Эшләр 2023 елның 10 мартыннан 2023 елның 31 мартына кадәр https://lomonosov-msu.ru/rus/event/7961/ ссылкасы буенча кабул ителә.
Җиңүчеләрне бүләкләү чарасы 26 апрель көнне Г.Тукай әдәби музеенда уздырылачак. Катнашучыларга сертификатлар электрон почтадан җибәреләчәк.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат Г. Тукай әдәби музее сайтында бирелә: http://g-tukay.tatmuseum.ru/. Консультацияне түбәндәге адрес буенча алырга була: 420022, Татарстан Республикасы, Казан шәһ., Г. Тукай ур., 74, Г. Тукай әдәби музее; тел. +7 (843) 590 86 67; электрон почта tukay1986@bk.ru
Конкурс бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның музей мирасын популярлаштыру, балаларда китап уку культурасы тәрбияләү максатыннан уздырыла.

Фәния Лотфуллина


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ