Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли тәрбия – халкым мирасы

Татар халкының йөз еллар буе тупланып, буыннан-буынга тапшырылган милли тәрбия институты бар. XX гасырда ул ничек дәвам итә? Без аны журнал укучыларга Казандагы 149 нчы лицей мисалында күрсәтергә булд...


Татар халкының йөз еллар буе тупланып, буыннан-буынга тапшырылган милли тәрбия институты бар. XX гасырда ул ничек дәвам итә? Без аны журнал укучыларга Казандагы 149 нчы лицей мисалында күрсәтергә булдык. Шул мәсьәләгә багышлап оештырылган мәҗлестә әлеге белем йорты җитәкчесе Фирдәүз Вафина, аның тәрбия һәм укыту эшләре буенча урынбасарлары Халидә Таһирова, Рәфия Хөснетдинова, китапханә мөдире Зөләйха Миңнуллина, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәзинә Кәлимуллина, инглиз теле укытучылары Диләрә Миргалиева, Миләүшә Шәнгәрәева, Россиянең югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре, КФУ профессоры, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, Г. Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артисты, 149 нчы лицейдагы «Чулпан» театр студиясе җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Фернат Насыйбуллин һәм «Мәгариф» журналының җаваплы сәркатибе Альберт Сабир катнашты.
А. Сабир:
– Фирдәүз Габделнуровна, татар гаиләсендә милли тәрбия «Бишек җыры»ннан башлана дип сөйлибез. Әгәр ана җырлый белмәсә, нәрсә эшләргә соң?
Ф. Вафина:
– Гаиләдәге рухи тәрбия ана белән баланың җылы аралашуыннан, татлы теленнән, халкыбызның моңлы җыр-
ларыннан башлана – монда бернинди арттыру юк. Күңеле нәниенә мәхәббәт белән тулган хатын-кызның йөрәгеннән агыла ул татлы, көйле теләк-ниятләр. Шуңа күрә бишек җырының мәгънәсе бик киң. Сер түгел, мәктәпкә төрле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар килә. Барысы да бишек җыры тыңлап үскән дип әйтеп булмый. Укытучылар аларның да эчке халәтләрен аңлап, күңелләренә ачкыч яратырга тырышалар. Бу яктан безнең коллективка бәхет елмайды. Арабызда озак вакытлар Казан педагогия институтында укытып, сәхнә өчен йөзләрчә талантлы җырчылар үстергән Миңгол абыебыз бар. Лицейдагы укучыларның музыкага сәләтләрен ачыклап, күзәтеп, киңәшләрен биреп торучы ул. Үз вакытында бездә аның сөекле кызы, музыкадан укытып, укучыларыбызда җырга-моңга, музыкага кызыксыну уяткан иде. Кызганыч, арабыздан бик вакытсыз китте. Менә инде хәзер аның изге эшен әтисе дәвам итә. Җыр-моңның бала тәрбияләүдәге өлеше турында Миңгол агабызны тыңласак, үзебезгә дә сабак алырбыз.
М. Галиев:
– Балаларны бик яратам шул. Тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, теләсә кайсы баланы миңа китерегез, берничә минуттан ул миңа кушылып җырлый башлаячак. Рус балаларына да «Туган тел»не җырлатам. Татар балаларына: «Сез ана телен белергә, яратырга тиеш», – дип кенә әйтеп калмыйм, җыр, сәнгать аша алар күңеленә телгә кызыксыну орлыклары салам. Ана телен белмәгән, үз итмәгән бала анасын яратамы, башкаларны хөрмәт итәме, дигән сорау туа. Минемчә, әлеге сорау күпләрне борчыйдыр. Авылда рус мәктәбендә укыган, чувашлар арасында үскән оныгым өчен борчылып, әтисенең рөхсәте белән, аны үз канатым астына алдым. Оныгым чыгарылыш сыйныфларында булса да, татар мохитендә үссен дип, шушы лицейга китердем. Ул башта татар мәктәбендә укып китәчәгенә шикләнебрәк торды. Тик балалар алдында миңа кушылып татарча җырлап җибәргәч, күпләрнең күңеленә юл тапты. Аның үз-үзенә ышанычы артты. Бала күңелендә телләр өйрәнүгә кызыксыну булдырырга теләгән кешегә дә әнә шундый матур юл табарга була. Балаларда татар теленә мәхәббәт уяту юллары төрле. Кайчакта укытучының дәрескә килеп кергәндә «Җидегән чишмә» җырын сузып: «Аның сүзләрен танылган язучы Гомәр Бәширов, көен гади авыл кызы Сара апа Садыйкова язган, без бүген аларның иҗатын өйрәнәчәкбез», – дип әйтүе дә җитә. Шундый алымнар кулланганда, укучыларда җырга, телгә, әдәбиятка һәм халкыбызның бөек шәхесләренә карата булган кызыксынуы бермә-бер артачак.
Кеше организмына да музыканың – милли яки чит ил музыкасының тәэсирен беләсездер. «Авыр металл»ны тыңласаң, йөрәк күкрәктән чыгып китәрдәй була, үзебезнең милли көйдән изрәп китәсең, бөтен борчу-мәшәкатьләрең онытыла. Милли җыр-моң аша туган телебезгә якынаю да бар, татар теле – үзе дә ягымлы, йомшак тел ул. Кызганыч, 2010 елда КФУга яңа ректор килгәч, педагогия институтында музыка факультетын яптылар, бу өлкәдә эшли торган укытучыларны әзерләми башладылар. Туган телен яратмаган, гореф-гадәтләре белән кызыксынмаган кешене халкыбызның киләчәге кызыксындыра аламы икән...
А. Сабир:
– Безнең милләт мәдәниятле, мәгърифәтле халык, аларны илнең теләсә кайсы почмагында очратуыбыз да гаҗәп түгел. Әмма хәзер Интернет йогынтысында тәрбияләнгән яңа буын үсте. Аларның кумирлары – инглиз, төрек, башка чит телләрдә җырлаучы артистлар. Чит җирләргә, чит телләргә кызыгып, туган нигезебезне, ана телебезне үги итмәбез микән?
Д. Миргалиева:
– Замана йогынтысы үзен сиздерми калмый, билгеле. Бүгенге яшьләрдә, чыннан да, чит телләр белән кызыксыну көчле. Мин үзем Казандагы төрле мәктәпләрдә белем алдым. Биредә татарча да, төрекчә дә укырга мөмкинлек бар дигәч килдем һәм ялгышмаганмын. Укытучыларым төпле белем бирделәр. Үзем чит телләр өйрәнеп, яшь белгеч буларак бирегә әйләнеп кайткач, балаларда телләргә карата мәхәббәт уятуны үз алдыма бурыч итеп куйдым. «Инглиз телендә театр төркеме» оештырып җибәргәч, укучыларда бу фәнгә карата кызыксыну тагын да арта төште. Инглиз теле аша ана теленә карата да балаларда мәхәббәт уятырга тырышам. Әдәби әсәрләрдән өзекләр, шигырьләрне татарчадан инглиз теленә тәрҗемә итәргә бирәм. Халкыбызның милли гореф-гадәтләренә кагылышлы чараларга, мәктәп, район күләмендә уза торган бәйгеләргә, конкурсларга укучыларым белән бергәләп әзерләнәбез. Балалар төрле яклап камил булып үссеннәр, күркәм тәрбия алсыннар өчен, бөтен ысулларны кулланырга тырышам.
М. Шәнгәрәева:
– Лицейда 1996 елдан бирле «Хәзинә» исемле этнографик музей эшләп килә. Анда татар, гарәп-төрек дөньясына бәйле күптөрле экспонатлар тупланган: милли җиһазлар, гамәли сәнгать әсәрләре, музыка уен кораллары, аш-су әзерләү өчен кирәк-яраклар бар. Аерым бүлек бары тик лицей тарихына багышланган, монысын да укучылар зур кызыксыну белән карый. Музей белән Россиянең башка төбәкләреннән, чит илләрдән килгән кунакларны да таныштырабыз. Бүгенге көндә «Хәзинә»безне «Федераль мәктәп музейлары» исемлегенә кертү буенча актив эш алып барыла.
Безнең музей укучыларда тарих белән кызыксыну, ватанпәрвәрлек, милләтебез белән горурлык хисләре тәрбияли. Монда мин инглиз теленнән интерактив дәресләр дә уздырам, телләрне өйрәнәбез, укучыларны кул эшләренә дә җәлеп итәм. Бик күп чараларны укучылар үзләре үткәрә, төрле экспозицияләр ясыйлар. Атнасына ике тапкыр укучылар белән музей остаханәсендә милли проектлар әзерләү өстендә эшлибез. Хәзер «Татар авылы» дигән проектны башлап җибәрдек. Балалар анда авыл йортларын, хуҗалыктагы төрле җиһазларны ясыйлар. Монысы да халкыбыз мирасын саклауның бер рәвеше булып тора.
Үземдә халкыбызның тарихы белән кызыксыну авылдан, әби-бабайларымның өй чормасыннан башланды. Ул кечкенә музей кебек тоелды: анда бишектән башлап ни генә юк иде. Авылның тарихы, өйләренең матурлыгы, бизәкләре дә үзе-
нә әсир итте. Бу мине телләр белән кызыксынуга да этәрде, чит җирләрдә халыклар ничек көн күрәләр, нинди телдә сөйләшәләр икән дип уйлый идем. Шуңа да Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясен тәмамлаганнан соң, узган гасырның 90 нчы еллар уртасында оешкан Казандагы Гуманитар институтта инглиз-гарәп телләре белгечлеге буенча белем алдым. Лицейда үземне милли рухтагы бер мәктәптән икенчесенең кочагына килеп кергән бәхетле кеше кебек хис итәм.
Ф. Вафина:
– Биредә хәзер ишеткәнебезчә, балаларга милли тәрбия бирү юнәлешләре күптөрле. Үзем милли аң булдыруда әдәби әсәрләрнең, андагы геройларның да тәэсире зур дип саныйм. Китап укыйм дигән балага хәзер мөмкинлекләр зур. Лицей китапханәсе киштәләре китаплардан сыгылып тора. Мәктәп ачылганнан бирле аның алыштыргысыз мөдире – Зөләйха Миңнуллина. Аның китап укуга укучыларны тарту осталыгы гаиләсе, нәселе белән дә бәйле. Бер яктан, тел галиме Ким Миңнуллинның хәләл җефете булса, икенче яктан, халык шагыйре Роберт Миңнуллинның килене ул. Китапка мәхәббәтне балаларына, оныкларына гына түгел, мәктәп укучыларына да ирештерә Зөләйха ханым. Ике уллары бездә белем алып чыкты, биредә оныклары укый. Үзенең балаларына дөрес тәрбия биргән кебек, ул лицей укучыларында милләтпәрвәр сыйфатлар тәрбияләүдә үзеннән зур өлеш кертә. Бездәге бик күп чаралар Зөләйха ханымның турыдан-туры катнашы белән уза.
З. Миңнуллина:
– Укучыларда китап, әкият геройлары белән кызыксыну гаиләдән, балалар бакчаларыннан ук башлана. Без шуны 1 нче сыйныфка укырга кергән балаларда үстереп җибәрергә тиеш. Шул максат белән мин уку елы башыннан ук балаларны китапханәгә чакырам, аларны китаплар белән таныштырам. «Әлифба» бәйрәмнәре узгач, беренче сыйныфтагыларны лицейның китап укучылары сафына кабул итәбез. Шуннан башлап алар өчен язучылар, шагыйрьләр, журналистлар, гомумән, кызыклы шәхесләр катнашында уза торган очрашулар башлана. Соңгы елларда гына да Разил Вәлиев, Рафис Корбан, Эльмира Шәрифуллина, Шәмсия Җиһангирова, Ләбиб Лерон, Рифат Сәлах бездә кунакта булып, балалар белән аралашу оештырганнар иде. Арабыздан вакытсыз киткән Роберт Миңнуллин, Гәрәй Рәхим белән булган очрашулар, республика газета-журналлары хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән чаралар укучыларда билгеле бер күләмдә телгә мәхәббәт, китап укуга кызыксыну, күңелләрдә шатлык хисләре калдырды дип әйтер идем. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәзинә Кәлимуллина кебек укытучылар белән берлектә оештырам. Балалар әдәби очрашуларга бик яратып йөриләр. Алар тәэсирле һәм файдалы уза. Әдипләр кулларына автографлы китап та язып бирсә, алардан да бәхетле кеше юктыр сыман. Монысын мин балаларны матур әдәбият аша тәрбияләүнең бер үрнәге дип әйтер идем.
Китапханәбездә һәр баланың күңеленә хуш килерлек 5 мең данә китап тупланды, шуның 3 меңе татар телендә, әлеге фонд гел яңартылып тора. Аерым әдипләр, әти-әниләр дә иң мавыктыргыч һәм укучыга файдалы саналган шәхси китапларын безгә бүләк итеп тапшыралар. Әнә шулай, балаларга уку-тәрбия бирүдә педагогларыбыз, ата-аналар һәм җәмәгатьчелек белән бергә кулга-кул тотынып эшләгәнгә лицеебызның халыкта «Бу мәктәп – чын милли тәрбия учагы» дигән мактаулы даны бар.
Р. Кәлимуллина:
– Соңгы елларда мәктәпләрдә ана телен укытуга караш үзгәргәч, бик күпләребез борчуга калган иде. 30 елдан артык мәгариф өлкәсендә эшләгән педагог буларак, бу хәл мине дә аптырашта калдырды. Ничек инде ана телендә аваз салган бала бары башка телдә генә белем алырга, тәрбияләнергә тиеш?! Шуңадыр кайбер ата-аналар шыпырт кына: «Минем балам, чыннан да, татарча беләме, яхшы сөйләшәме?» – дип сорап куя. Күрәсең, үзләре өйләрендә ана телебездә сөйләшмиләрдер. Бәхетемә, әлеге лицейда үз белгечлегем буенча татарча укыта алам. Башка милләт балаларына да татар теленең асылын аңлатам, күңелләрендә милләтебезгә, татар теле аша гореф-гадәтләребезгә карата ихтирам хисләре тәрбияләргә тырышам.
Р. Хөснетдинова:
– Монда мине ниндидер сихри көч тартып китерде кебек. Казанга күчкәч, ике улымны җитәкләп, әлеге лицейга юл тоттым, бер улым башлангычны бетергән, икенчесе югарырак сыйныфта иде. Бөгелмә каласында 20 ел яшәгәннән соң, «Рус мәктәбенә йөргән, рус мохитендә үскән балаларым укуларын монда ничек дәвам итәр?» дигән сорау күңелне бораулый иде, балалар да борчылды. Әмма аларга: «Өметне өзмик әле», – дидем. Фирдәүз Габделнуровна да бөтен шикләремне ягымлы карашы, җылы сүзе белән юып алгандай итте. Озак та үтмәде, үземне дә укытучылык эшенә чакырып алды.
Ул – милли кадрлар туплауны чын-чынлап кайгыртучы җитәкче. Укытучылар коллективына да рәхмәт – үз иттеләр. Биредә татар теле һәм әдәбиятын укыту белән беррәттән, укыту эшләрен оештыруны да ышанып тапшырдылар. Укыту һәм тәрбия эшләре бер-берсенә үрелеп бара, һәр икесенә дә педагогларыбыз белән бергә бер үк дәрәҗәдә игътибар бирәбез. Укучыларыбыз фәннәрне дә әйбәт үзләштерәләр, фән олимпиадаларында да сынатмыйлар. Хикмәт белемне нинди телдә алуга һич тә бәйле түгел, татар телендә укып та югары үрләр яуларга була.
Ф. Вафина:
– Телгә хөрмәт – милләтнең үзенә хөрмәттән аерылгысыз. Мин туып үскән Портянур авылы Мари Респуб-
ликасындагы Бәрәңге районының мари салалары уртасында урнашкан. Әти-әниләр күрше авылга барсалар, аларга хөрмәт йөзеннән, марича сөйләшерләр иде. Алар, безгә килгәндә, татарча аралаштылар, ике халык бер-берләренә хөрмәт белән карады, гомер буе кунакка йөрештеләр. Хәзер туган авылым мәктәбендә татар теле предмет буларак кына өйрәнелә, әмма клуб каршында «Мирас» татар халык театры эшләп килә. Алар да туган телебезне, халкыбызның милли мирасын саклап калырга тырыша. Безгә читтә яшәүче татарлар тормышыннан гыйбрәт алырлык мисаллар байтак.
Лицейда укучыларда да сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүнең төрле юлларын эзлибез. Соңгы вакытта гамәлгә кергән «Пушкин» картасы укучыларга мәдәният, сәнгать, музейлар дөньясына сәяхәт кылырга зур мөмкинлекләр ачты. Бу проект кысаларында «Сәйдәш» мәдәният үзәге белән даими хезмәттәшлек итәбез. Болгар музей-тыюлыгы тарафыннан оештырылган очрашулар, мастер-класслар декоратив-гамәли сәнгать белән танышу укучыларга төрле остаханәләрдә үзләрен сынап карау мөмкинлеге дә тудырды. Бу карта нигезендә Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин һәм Габдулла Кариев исемендәге татар яшьләр театрында балалар өчен төрле спектакльләр тәкъдим ителде.
Шулай итеп театр белән кызыксынучы балалар саны да артты. Бу урында милли тәрбиядә театрның тоткан урыны турында фикерләр ишетәсе килә.
Ф. Насыйбуллин:
– «Чулпан» театр студиясендә әлеге лицейның төрле сыйныфларында укучы 60 бала шөгыльләнә. Дәрес тулысынча татарча бара дип әйтә алмыйм, чөнки театр сәнгатенә өйрәтү буенча кулланма материаллар юк. Мин Борис Захаров методикасына таянып, үз тәҗрибәмнән чыгып укытам, аңлатам. Театр ул җыр сәнгате, бию, актёрлык, сөйләм осталыгы кебек берничә төрне берләштерә. Әлбәттә, монда телгә таләп бик зур. Дәресне сөйләм телен үстерүдән башлыйм: тизәйткечләр, шигырьләр уку, авызны дөрес итеп ачу күнекмәләре узабыз. Аннары текстка күчәм, авазларның дөрес әйтелешенә, логик басым ясау серләренә, образлы сөйләм теленә өйрәтәм. Шуннан соң балалар рольне тулысынча тиешле дәрәҗәдә башкарып чыгалар.
Балалар белән эшләгәндә, музыкаль спектакльләргә өстенлек бирергә туры килә, чөнки ул башкаручыга да, тамашачыга да кызыклы. Туфан Миңнуллинның «Аучы буласым килә», «Иптәш командир», «Әйт әле, күбәләк», Рафис Корбанның «Куркуын җиңгән куян» пьесаларын сәхнәләштердек. Аны куйганда, замана баласын – бүгенге тамашачының зәвыгын истә тотып эшлим. «Чулпан» театр студиясендә шөгыльләнгән яшь актёрларым сәхнәдә үз-үзләрен тотарга, курыкмыйча фикерләрен әйтергә, сөйләргә өйрәнәләр, балалар фестивалендә, төрле чараларда катнашып, матур чыгышлары белән безне дә, үзләрен дә шатландырып торалар. Моны да милли мирасыбызны саклауның бер чагылышы буларак кабул итәргә кирәктер.
Х. Таһирова:
– Монда тәрбиягә кагылышлы бик матур фикерләр яңгырады, вазифам шушы өлкәгә бәйле булганга, лицейдагы эшчәнлегебез хакында озак сөйләргә булыр иде. Ләкин «түгәрәк өстәл»нең форматы ул түгел. Балаларга тәрбия бирү, чыннан да, киңкырлы эшчәнлек нәтиҗәсе: ул музыка, театр, музейлар, спорт һәм патриотик чаралар аша тормышка ашырыла. Балаларның башкаларга карата шәфкатьле, миһербанлы булып үсүен телибез икән, аларның ятим яки гарип калган балалар белән аралашуы да кирәк. Бу балага тулы гаиләдә яшәүнең, сау-сәламәт булуның кадерен белеп, башкаларга карата шәфкатьле һәм кайгыртучан, мәрхәмәтле булып үсүенә этәргеч бирер. Әлбәттә, бу игелекле гамәлләрне оештыруда искиткеч олы йөрәкле әти-әниләрнең дә ярдәмен тоябыз. Балалар, сыйныф җитәкчеләре һәм әти-әниләр белән берлектә Казанның 2 нче неврология, Дәрвишләр бистәсендәге авыру балалар шифаханәсендә булабыз. Үзебездә укучы авыр хәлдә калган балаларга дәвалану өчен адреслы ярдәм күрсәтергә тырышабыз.
Укытучының бурычы шәкертенә белем бирү белән генә чикләнми, ул үзенә лаеклы алмаш булырдай ватанпәрвәр шәхес тәрбияләргә тиеш. Безнең максатыбыз нәкъ шуңа ирешү дә инде. Туган телдә аралашу ниятеннән гаилә ярышлары, төрле бәйгеләр, күргәзмәләр, проект эшләре, экскурсияләр оештырабыз. Лицейда «Ата-аналар советы», «Дәү әниләр клубы», укучыларның «Ислах» иҗтимагый үзидарә оешмасы шул максат-бурычларны истә тотып уңышлы эшләп килә. Теләгебез – халкыбызның еллар буе тупланган бай мирасын югалтмыйча, яшь буынга тапшыру.
Казандагы 149 нчы лицей коллективының яшь буынга милли тәрбия бирүдәге киңкырлы эшчәнлеге барлык мәктәпләргә үрнәк итеп куярлык. Аларның бу юнәлештәге гамәлләрендә күренекле мәгърифәтчеләр Каюм Насыйри, Ризаэддин Фәхретдин, Галимҗан Баруди, совет чоры педагогларыннан Мирза Мәхмүтов, Вил Казыйханов кебек галимнәрнең гыйльми хезмәтләрен җирлек итеп алулары үз җимешләрен бирә. Эшне зирәклек белән оештырганда, җәмгыятьтә барган үзгәрешләр милли тәрбиягә хилафлык сала алмый. Билгеле, уңышка ирешү, беренче чиратта, педагогик коллективның милли үзаңына да бәйле.
 
 
«Түгәрәк өстәл»дә сөйләгәннәрне
Альберт САБИР язып алды
Автор фотолары
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ