Логотип Магариф уку
Цитата:

Миллионер укытучыны кулга алганнар

Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Борисовна П. эштән буш арада олыларга кредит алу белән «ярдәм иткән». 80 % бурыч суммасы өчен ул ай саен кертемнәр (взносы) түләп торырга вәгъдә иткән. Нәтиҗәдә...

Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Борисовна П. эштән буш арада олыларга кредит алу белән «ярдәм иткән». 80 % бурыч суммасы өчен ул ай саен кертемнәр (взносы) түләп торырга вәгъдә иткән. Нәтиҗәдә аферистка алдау юллары белән 18 миллион акча эшләгән.
Бу хәл Волгоградта булган. Эшлекле укытучыга каршы зур күләмнәрдә караклык буенча җинаять эше ачылган. Алдагы ике айда педагог укытучы өстәлен СИЗОга алмаштырып торырга мәҗбүр. Эштән китү турында гаризаны ул мәхкәмә көнендә үк язган.
Пенсия яшендәге ханым булмаган процентсыз кредит бирү дәүләт программасы турында сөйләп һәм губернатор белән тыгыз элемтәдә торуын әйтеп, клиентларның ышанычын яулаган. Аның өстәвенә, артык сораулар тумасын өчен очрашуларны мәктәптә уздырган.
Мәктәп укучылары һәм коллективы өчен бу көтелмәгән хәл булып чыккан. Пенсия яшендәге ханымның алтын эшләнмәләр тагып, кыйбатлы брендлы киемнәрдә йөрүе беркемнең дә игътибарын җәлеп итмәгән, күрәсең.
Лилия САДРУТДИНОВА

«Учительская газета» материалы буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ