Логотип Магариф уку
Цитата:

Миллионнан артык пенсионер 10 мең түләү алачак

Татарстанның миллионнан артык пенсионеры 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү алачак.Түләүләр РФ Президентының Россия территориясендә даими яшәүче пенсионерлар Указы ...

Татарстанның миллионнан артык пенсионеры 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү алачак.
Түләүләр РФ Президентының Россия территориясендә даими яшәүче пенсионерлар Указы буенча билгеләнә. Алар, шул исәптән, РФ Пенсия фонды линиясе буенча иминият пенсиясен алучы хәрби һәм көч ведомстволары пенсионерларына да тиеш.
Бу бер тапкыр бирелә торган түләү башка ярдәм чаралары күрсәткәндә исәпкә алынмый, суд карарлары һәм башкарма документлар нигезендә тоткарлыклар тудырылмый, дип аңлатты РПФның ТР буенча идарәсе идарәчесе Эдуард Вафин. «Президент бу акчаларны якланган дип атады», – диде ул.
Пенсия фонды бүлекчәсенә түләү сорап мөрәҗәгать итәргә кирәкми – ул автомат рәвештә билгеләнәчәк һәм пенсия дә шул ук көнне җибәреләчәк. Әгәр акча агымдагы елның сентябрендә килмәсә, аларны соңрак күчерәчәкләр.
Татарстанда барлыгы 1 млн 120 меңнән артык пенсионер яңа бер тапкыр бирелә торган түләүне алачак, дип хәбәр итә ТР буенча Пенсия фонды бүлегенең матбугат хезмәте.
Чыганак: Казан мэриясе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ