Логотип Магариф уку
Цитата:

Мин ничек ...мең сумга камырлык сыгынтысы сатып алдым

Көттереп кенә 22 нче автобус килде. Мин басып торган РКБ тукталышы  соңгысыннан ерак түгел. Күрәсең, автобус хуҗалары «әбәтләп» алганнардыр. Шуңа кондуктор хатынның да кәефе әйбәт күренә. Менә ул...

Көттереп кенә 22 нче автобус килде. Мин басып торган РКБ тукталышы  соңгысыннан ерак түгел. Күрәсең, автобус хуҗалары «әбәтләп» алганнардыр. Шуңа кондуктор хатынның да кәефе әйбәт күренә. Менә ул миңа билет сузыйм гына дигән иде, телефоны шылтырады. Өлкән яшьләрдәге түгәрәк кенә, тәбәнәк кенә  хатын көрән кондуктор алъяпкычы астындагы кесәсеннән төймәле кара телефонын тартып чыгарды. Ул «әйе, әйе» дип кабатлаганнан соң, диалог башланып китте. «Юк, мин бернинди дә кредитка заявка калдырмадым», – диде   хатын, аптырап. Теге башта аны әңгәмәгә тартып кертергә чамалыйлар иде кебек. Тәфсилләп, кредит шартларын аңлатырга тотындылар. Кызыктырдылар, ахры. «Мин бит әле эштә. Кондуктор мин, – дип ачылып китте хатын. – Яңадан шалтыратыгыз сез...» Ул тыңлаучыны ымсындыргыч тәкъдимнәр белән күмеп ташлаган тавышка үзе турында тагын берничә хәбәр җиткерде дә телефонын сүндерде. Кондуктор яныма кабат әйләнеп килгәч, мин аңа сакланып кына сүз каттым. «Карагыз аны, алдау-йолдау була күрмәсен. Үзегез турында бөтен нәрсәне әйтеп ташламагыз. Бик оста сораштыралар бит...» Ул шушы сүзләрдән соң әсәренеп куйды. «Чыннан да, мошенниклар булды, ахры,  – диде ул.– Ә мин ул турыда уйламадым да. Уңай шартларда кредит, дип сөйләнгәч  ымсынып куйдым бит». Хатын: «Ярый әле, кисәттегез»,  – дип, рәхмәтләрен әйтә-әйтә,  пассажирлар арасына кереп югалгач, эчтән генә үз-үземә әйткәндәй булдым: «Авызың бер пешсә, башкалар өчен дә өреп каба башлыйсың ул».

Ә безнең авызлар әледән-әле пешеп тора  шул.  Менә үзебезнең яраткан телевидение каналында бер әрсез компания,  көненә йөз тапкыр безнең тормышны «ямьләү»  максатыннан, халыкка берсеннән-берсе кирәгрәк товарлар тәкъдим итә. Үзем дә эләктем аларның кармагына. Парда котлет пешерү өчен   бик уңайлы кәстрүл турында авыз суларны китерерлек итеп сөйләгәч,  заказ биргәнемне сизми дә калдым. Телефоннан дәшкән өчен акча да алмагач, ничек түзеп тормак кирәк. Соңыннан үкенеп йөрдем-йөрдем дә үземне тынычландырып куйдым: «Ярар, мин әйтәм,  китерсеннәр әле. Карагач ошамаса, кире бирермен дә җибәрермен». Өеңә бер кергән әрсезне  кире борырмын дип хыяллану – балалык инде ул,  билгеле. Шулай да  өметсез – шайтан гына, диләр бит. Йомшак кына итеп: «Үзләре матур, үзләре җайлы, үзләре кыйммәт тә булмаган» шул товарыгызны әрҗәсеннән алып та күрсәтегез инде», – дигән булам. «Юк, ярамый», – ди курьер. Ялынсаң- ялварсаң да, каргансаң да, ныклы бер сүз: «Ярамый. Безгә рөхсәт ителми». Йортыңа аяк баскан җиде ят белән сүз көрәштереп торуның мәгънәсезлеген аңлап, әле генә килгән пенсиямнең ике меңгә якынын теге бәндәнең кулына тоттырам. Үзем эчемнән генә, бу  соңгы алдануым булсын, дип теләкләр телим. Телевизордагы рекламаларга бүтән капмам, кат-кат үгетли башласалар, экранны сүндереп куярмын, дип үз-үземне юатам. Шулай өзгәләнмәслек тә түгел бит. Кәстрүл  дигәннәре кызыл лак белән буялган калай савыт булып чыккач соң! Чынлап та, сүземдә тордым, күзгә нинди генә басым белән  төтен җибәрсәләр дә,  болар мине   кабат юлдан яздыра алмады.
Әмма руслар әйтмешли, «никогда не говори «никогда». Һич кенә дә онлайн әйбер  сатып алу теләгем булмаган килеш, тагын килеп каптым  алдартазларга.   Бу юлы Интернет корбаны булдым. Чират-мазар көткәндә, транспортта барганда, телефонны кабызып, яңалыклар карап утыра торган начар гадәтем бар. Яндексны ачасыңмы, гуглнымы – алар әле сиңа шунда ук кирәген чыгарып салмыйлар. Реклама белән изалаганнан соң гына,  берәр  мәкалә яки әңгәмә килеп чыга. Шуңа куанып, йотлыгып укырга керешәсең. Менә бит миңа кирәк материал: табигый матдәләрдән  югары технологияләр буенча ясалган  йөрәк даруы уйлап тапканнар икән. Язучысы – 1 нче каналдан мин тапшыруларын яратып карый торган мөселман хатыны. Замана медицинасының могҗизага тиң уңышы турында  интервью бирүче исә илдә төрле конфликтлы вакыйгалар  килеп чыкканда, каршы  якларны килештерүче тынычлык күгәрчене булып танылган  атаклы балалар кардио-хирургы. Журналист бик оста итеп табибның   авырткан урынына баса. Имеш, кардиологлар җыенында зал аның чыгышын тыңларга теләмәгән. Менә хәзер аңа Интернет аша киң аудиториягә чыгыш ясарга мөмкинлек бирелә. Безнең халык җәбер күргән кешене бик ярата бит ул. Аны кызганып, ул сөйләгәннәргә ышанмас җиреңнән ышана  башлый. Ә монда ышанмаслык та түгел. Белгечләр, молекулаларны аерым бер формулага китереп, гади генә катнашмалардан чын «тере» су уйлап тапканнар. Аны кулланган йөрәк өянәкле кеше, һичшиксез, җиңеллек күрәчәк. Тик уңайсыз ягы бар: фармацевт-эшкуарлар аны даруханәләр аша сатуга каршылык күрсәтәләр икән. Шуңа күрә  аны челтәрле сату аша гына алырга мөмкин. Менә бусы инде – даруханәләрнең акыртып «талавыннан» гарык булган чир-чипатлы адәми затка икенче алдавыч.  Шул арада йомшак реклама осталары өченче җимне ыргыта – могҗизалы дару бушка өләшенә. Тик аның саны исәпле һәм аңа заказ бирүнең соңгы көне  икән. Менә хәзер бетте баш, калды муен тырпаеп дип әйтергә дә була. Без бит бушка килгәнне соңгы кеше булып эләктереп калырга яратабыз. Тиз-тиз генә «заказ» дигән өчпочмаклы төймәгә басып, өй адресын язарга, телефонны күрсәтергә ашыгабыз. Ә безгә яхшылык эшләргә атлыгып торучы шәфкать ияләренә шул гына кирәк тә. Бер мизгел эчендә ягымлы тавыш иясе нинди чирләрдән изалануыгызны ачыкларга тотына. Әзерләнгән   мәлгунь! Ләкин син әле моны белмисең, белгеч белән сөйләшүеңә ышанып түгеләсең дә чәчеләсең. Менә хәзер әйтсә дә була: беренче курс бушка, ә икенчесе акчага булачак. Файдасы булсын өчен, могҗизалы дару белән дәвалануны, һичшиксез, ике курс узу кирәк. Шушы урынга килеп җиткәч, телефонны куеп, туктап калу мәслихәт тә бит. Юк шул инде: син кызган, кыздырганнар сине! Алай да, башыңны эшкә җигеп, тайм-аут аласың. Ярый, мин үземне дәвалаучы табиб белән сөйләшеп карармын, дигән буласың. Кая инде ул безнең мәшәкатьле дөньяда кем белән дә булса киңәшләшеп тору. Күпчелек белгечләрнең битарафлыгы аркасында үзебезне үзебез дәваларга өйрәнеп беттек ич инде. Яшәсен Интернет!
Икенче көнне беренче ир-аттан да  ягымлырак хатын-кыз, ай-вайга куймыйча, дәва составы, аның чиргә ничек тәэсир итәчәге турында сайрый.   Бик ышандырып әйтүенә караганда, ул  гади генә сироп түгел, биоген комплексы икән. Аны табигатьтәге дару үләннәреннән бустер формуласы ярдәмендә, югары технологияләргә нигезләнеп, уйлап тапканнар.  Сироп, һичшиксез, сезнең йөрәкне һәм кан тамырларын зарарланудан саклап торачак.  Бөгелдең, сыгылдың – икеләнеп булса да ризалаштың. «Бу юлы   курьерны капкадан ары уздырмаячакмын. Ошамаса, акчаны да чыгарып селкемәм», – дип,  эчтән генә бик акыллы шәүләң белән сүз беркетеп куясың. Йөрәккә шунда ук җиңел булып китә.
Алай да шикләнү корты әле һаман үзенекен эшли. Телефоннарын алмасаң, онытырлар да акча тотудан котылып калырсың кебек тоела. Беләсең инде: берсен алмасаң, икенчесеннән, аннан өченчесеннән ... шалтыратачаклар. Барыбер, ялгышып булса да, берәрсенә җавап бирмичә калмаячаксың. Әле бит совет заманнарыннан калган «яхшы түгел» дигән намус кыйпылчыгы да бар. Шулчак горурлык дигәне баш күтәреп куя – син нәрсә, хөкүмәттән шулкадәр пенсия алып торган килеш, сәламәтлегең өчен акча кызганмакчы буласыңмы?  Нәкъ Такташ язганча, синдә «ике мин» көрәш башлый да юләрлек җиңеп чыга.
Менә ул  курьер дигәннәре  – таушалган гына бер адәм – үзе кебек үк таушалган «девятка»сында капка төбенә килеп туктый. Син ике курс үтәргә дип өметләнгән дүрт  шешә биоген комплексы урынына  песи үләне, сукыр кычыткан, камырлык төнәтмәләре салына торган илле граммлы дүрт флакон күреп һушың китсә дә, артка чигенергә урын юк. Курьер адәм тагын: «Шундый еракка китергән өчен, миңа тиеннәр генә түлиләр», – дип сукранып тора.  Бусы әле баласы гына, алда булган икән анасы. Кәгазь тышлыкта  биоген комплекcы дип күрсәтелгән  Мәскәү «күчтәнәче»нең полиэтилен шешәсенә акка кара белән «Кардисен» үсемлек чималы нигезендә алынган ризык концентраты» дип язып куелган. Камырлык, көтүче сумкасы, зелпе, балан ише таныш җимеш һәм үләннәрдән ясалган сыгынтыны... мең сумга сатып алгансың икән, кемгә рәнҗергә? Фәкать үзеңә генә!
Нәрсә булды безгә?  Һәртөрле мошенник-каракларның беркатлы халыкны алдау юллары турында  радио, телевидениедән сөйләп, газета-журналларда язып торалар. Без берсенә капмасак, икенчесенә килеп кабабыз.  Замана алдартазлары Тукай сурәтләгән  самими хәйлә белән генә эш итмиләр шул. Кеше үз-үзен битәрләп, авыруга сабышырлык итеп, төптән, нечкәләп уйланган гамәлләр кылалар. Безнең ише гади халык кына түгел, үз  исемнәрен кешеләрне алдауда файдаланган мөхтәрәм затлар да моңа каршы тора алмый, күрәсең. Алдакчылар яшен кебек, бик тиз эш итәләр. Бүген Интернетта чыккан материалны иртәгәсен аннан таба алмыйсың. Аларның  кара гамәлләрен тормышка ашыруда булышчылары да җитәрлек. Курьерлар гына түгел. Шул ук ялган  интервьюларны әтмәлләүчеләр – журналистлар, могҗиза чыганакларын күккә чөеп мактаучы  копирайтерлар, шакшы һәм ялганлаучы рекламалар белән тулган Интернет каналлары – бары да  халыкның могҗизага ышанучан катламын төп башына утыртуда үз өлешен кертә.

Илсөяр ХӘЙРУЛЛИНА


Эльвина ХАЛИТОВА фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ