Логотип Магариф уку
Цитата:

Мина куелу турындагы хәбәрләр аркасында Саратовта мәктәпләрне эвакуацияләгәннәр

Пәнҗешәмбе көнне Саратовта мина куелу турындагы хәбәрләр аркасында барлык мәктәпләрне эвакуацияләгәннәр, уку йортларында дәресләр үткәрелми. Бу хакта РИА Новости агентлыгы мэриянең матбугат хезмәтенә...

Пәнҗешәмбе көнне Саратовта мина куелу турындагы хәбәрләр аркасында барлык мәктәпләрне эвакуацияләгәннәр, уку йортларында дәресләр үткәрелми. Бу хакта РИА Новости агентлыгы мэриянең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
«Хәзерге вакытта мәктәпләрне эвакуациялиләр. Махсус хезмәтләр алдында уку йортларының күпсанлы биналарын тикшерү бурычы тора. Бу эш күп вакытны алганга күрә дәресләр булмый, укучыларның әти-әниләренә оператив рәвештә мәгълүмат бирелә», - диделәр агентлыкка.
Россиянең төрле шәһәрләрендә «мина куелу» турында хәбәрләр 2019 елның ахырында килә башлады һәм судларны, сәүдә үзәкләрен, метро станцияләрен, авиация һәм тимер юл инфраструктурасын, мәктәпләрне, дәвалау учреждениеләрен кузгатты. Әлеге хәбәрләр бер тапкыр да расланмады, дип хәбәр итә «Татар-информ».
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ