Логотип Магариф уку
Цитата:

Министр урынбасарлары билгеләнде

Татарстан  Республикасы авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче  урынбасары  итеп  Наил  Залаков билгеләнеп  куелды, ул  моңа  кадәр  Татарстан  Республикасы  Лениногорск муниципаль районы...

Татарстан  Республикасы авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче  урынбасары  итеп  Наил  Залаков билгеләнеп  куелды, ул  моңа  кадәр  Татарстан  Республикасы  Лениногорск муниципаль районының  Башкарма комитеты  җитәкчесе иде. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Наил Залаков хезмәт эшчәнлеге  барышында  белгеч  булып та,  агрофирмалар  директоры  булып  та  эшләде,  2014 елдан Лениногорск муниципаль районының  Башкарма комитетын  җитәкләде.
«Наил Залаковка без төбәк  азык-төлек  резервларын  булдыру, агросәнәгать комплексында   инновацион эшчәнлекне  үстерү  буенча  җитди  бурычлар  йөклибез», - диде  Марат Җәббаров.
Министрның терлекчелек  тармагын  алып баручы  урынбасары  итеп    Ленар Гарипов билгеләнде, ул  моңа  кадәр  «Касымовский» сөт комбинаты” ҖЧҖен җитәкләгән  һәм  үзен  эшлекле  җитәкче  итеп  күрсәткән  кеше. Элегрәк     Ленар Наил  улы  «Казан кошчылык фабрикасы» АҖенең баш  ветеринария  табибы һәм аннары  директоры булып  эшләде,  шулай  ук  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  баш  белгече  фазыйфасын  башкарды.
Министр урынбасарына  терлекчелек,  кошчылык,  җәнлекчелек һәм балыкчылык  тармакларын  үстерү һәм интенсификацияләү,  селекция-нәсел  эшенә  яңа  технологияләр  кертү   бурычлары  йөкләнә.
Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының фән, мәгариф һәм  инновацион технологияләр  бүлеге  башлыгы  урынын Рузалинә Вәлиуллина алды.     Министр аны  бик  җаваплы  хезмәткәр буларак тәкъдим  итте һәм  кадрлар  бүлегендә эшләү чорында аның югары  һөнәри  осталык  күрсәтүен  билгеләп  үтте.
Фото: agro.tatarstan.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ