Логотип Магариф уку
Цитата:

Министрлык укучыларны бәйгегә чакыра

Татарстанда  «Планета – безнең горурлыгыбыз» бәйгесенә старт бирелде. Бәйгедә 11-18 яшьләрдәге  Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала. Конкурс мәгариф оешмаларының 4-5 сыйныфлары, 6-7 сыйныфлар,...

Татарстанда  «Планета – безнең горурлыгыбыз» бәйгесенә старт бирелде. 
Бәйгедә 11-18 яшьләрдәге  Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала. Конкурс мәгариф оешмаларының 4-5 сыйныфлары, 6-7 сыйныфлар, 8-9 сыйныфлар, 10-11 сыйныфлары укучылары арасында төрле номинацияләр буенча үткәрелә.
Бәйге 2 этапта уздырыла: читтән торып үткәрелүче этабы – 2019 елның 18 ноябреннән 2020 елның февраленә кадәр,  икенче  этабы – 2020 елның апрелендә.
Эшләрне түбәндәге номинаөияләргә юлларга мөмкин:
1) “Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү”:
-  “Үзеңнең уку йортыңда энергияне сак тоту технологияләре” дигән темага эссе;
- “Эко-мәктәп” темасына рәсем.
2) “Эко-архитектура”:
- “Минем эко-шәһәрем” темасына рәсем;
- Экосукмаклар – макет рәвешендәге модель яки 3 D модель.
3) «Эко-патруль»:
- Башкарылган эш турында “Минем өлешем” темасына фотосурәт;
- Башкарылган эш турында эссе.
4) “Экология турында социаль реклама”:
- “Планета – безнең казанышыбыз” темасына видеоролик;
- Төбәгегездә сирәк очрый торган хайваннар турында видеоролик.
5) “Төбәгемнең экологик үсеш стратегиясе”
- Муниципалитетны экологик үстерү проекты;
-  Сезнең төбәк өчен инновацион һәм экологик технологияләр нигезендә производствоның бизнес-проекты яки техник-икътисади нигезләнеше.
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ