Логотип Магариф уку
Цитата:

Миңнеханов Татарстаннан читтә яшәүче татарларга туган телне онлайн өйрәтүне хуплады

Австралиядән Фәүзия исемле ханым чит илләрдә яшәүче балалар өчен онлайн-татар мәктәбе оештырырга тәкъдим итте.Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов читтә яшәүче татарлар өчен туган телне онлайн өйрәт...

Австралиядән Фәүзия исемле ханым чит илләрдә яшәүче балалар өчен онлайн-татар мәктәбе оештырырга тәкъдим итте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов читтә яшәүче татарлар өчен туган телне онлайн өйрәтү тәкъдимен хуплады. Бу тәкъдимне Австралиядә яшәүче татар хатын-кызы республиканың 2020 ел нәтиҗәләренә һәм 2021 елга билгеләнгән планнарга багышланган матбугат очрашуында җиткерде.
Австралиядән Фәүзия исемле ханым чит илләрдә яшәүче балалар өчен онлайн-татар мәктәбе оештырырга тәкъдим итте. «Чит илгә киткәч, туган телнең кадере тагын да арта. Онлайн-мәктәп диалог формасында, җырлар, әкиятләр белән оештырылса, без бик шат булыр идек. Мин үзем инглиз телен Зум аша өйрәнәм. Миңа бик файдалы ул», - диде Фәүзия.
«Әлбәттә, телне өйрәнү бик мөһим. Без төрле юллар эзлибез. Әйтик, „Ана теле“ дигән платформа бар. Сезнең фикерне дә без өйрәнәбез. Уйлавымча, бу проект Россия өлкәләрендә дә файдалы булыр. Татар балалары чит илләрдә генә түгел, Россиядә дә бар, әмма татар телен өйрәнү мөмкинлеге бөтен җирдә дә юк», - дип җавап бирде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты телне үстерү мәсьәләләре белән Марат Әхмәтов шөгыльләнүен әйтте. «Бергә уйлашып, юлын табарбыз. Пандемия вакытында без онлайн укытуны оештырдык. Аның сыйфаты күзгә-күз карап эшләүгә караганда азрак булыр, ләкин ул мөмкинлекне кулланырга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ