Логотип Магариф уку
Цитата:

Минзәләдә агуланган балалар ни хәлдә?

Минзәлә бассейнында балалар агуланган. Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, балалар хлор белән агуланырга мөмкин. Әлеге очракның сәбәпләр...

Минзәлә бассейнында балалар агуланган. Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, балалар хлор белән агуланырга мөмкин. Әлеге очракның сәбәпләре ачыклана. 2005-2008 елгы 8 бала медицина учреждениесенә китерелгән, 3 се хастаханәгә озатылган. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары РФ Җинаять кодексының 238 маддәсенең 2 өлеше буенча (куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтү) җинаять эше кузгатылган.
Балаларның хәле ничек?  "Агуланган балалар хастаханәдән өйләренә чыктылар кичә. Хәлләре яхшы. Бу хәлнең нидән килеп чыкканы әлегә ачыкланмады. Белгечләр нәтиҗә чыгарганнан соң гына төгәл билгеле булачак", - дип җавап бирде Минзәлә спорт һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ