Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мир» кинотеатрында Камал театрының легендар спектакльләре «тереләчәк»

«Татаркино»ның Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры белән берлектә тормышка ашырылучы «Кино+Театр» проекты быел бөтен республиканы колачлаячак. Бу хакта Миләүшә Айтуганова белдерде,...

«Татаркино»ның Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры белән берлектә тормышка ашырылучы «Кино+Театр» проекты быел бөтен республиканы колачлаячак. Бу хакта Миләүшә Айтуганова белдерде, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.
«Кино+Театр» проекты беренче тапкыр 2019 елда Россиядә Театр елында гамәлгә ашырыла. Ул вакытта зур экранда Татарстанның милли хәзинәсенә әверелгән спектакльләр күрсәтелде. Әлеге уникаль проект ярдәмендә экраннарда Камал театрының репертуарда булмаган легендар спектакльләре «җанлана». Моңа өстәп, быел район кинотеатрларында һәм муниципаль кино учреждениеләрендә театрның хәзерге репертуарына кергән спектакльләрне күрсәтү планлаштырыла. Камал театры спектакльләренең видеоверсияләре рус субтитрлары белән татар телендә күрсәтелә.
«Кино+Театр» –театр һәм кино коллаборациясенең иң яраткан проектларыбызның берсе, без Камал театрының легендар спектакльләренең видеоверсияләрен тәкъдим итәбез. Проект беренче көннәреннән үк тамашачылар мәхәббәтен яулады»,  – дип билгеләп үтә «Татаркино» мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова.
Быел район кинотеатрлары, муниципаль кино учреждениеләре экраннарында спектакльләрнең видеоверсияләрен күрсәтеп, проектны республикага масштаблаштыру күздә тотыла.
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры  Илфир Якупов фикеренчә, репертуардан төшерелгән спектакльләргә ихтыяҗ зур . «Кино+Театр»  проекты тамашачыларга кабаттан легендар спектакльләрне карау мөмкинлеге бирә, – ди Илфир Якупов. – Техник сәбәпләр белән бәйле рәвештә без күпчелек спектакльләрне республика районнарына һәм хәтта Мәскәүгә дә чыгара алмыйбыз. Аннан Казанга килеп, безнең спектакльләрне карау кемнәр өчендер хыял булып кала бирә. Махсус шуның өчен «Кино+театр» проектын уйлап таптык».
Проектның быелгы репертуары Камал театрының танылган актёрлары, режиссёрларының юбилейлары белән тәңгәлләштереп сайланган. «Кино+Театр» 9 апрельдә «Мир» кинотеатрында Марсель Сәлимҗановның 1976 елда видеотасмага яздырып алынган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле белән башланачак.
Спектакльләр ике ай дәвамында һәр якшәмбе 12 сәгатьтә Казанның «Мир» кинотеатрында һәм район кинотеатрларында, муниципаль кино учреждениеләрендә барачак.
«Кино+Театр» проекты программасы:
9 апрель – «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясе, режиссёры  М.Сәлимҗанов;
23 апрель – «Банкрот» комедиясе, режиссёры Ф.Бикчәнтәев;
30 апрель – «Йөзек кашы» драмасы, режиссёры И.Зәйниев;
7 май – «Мәңгелек буран» спектакле, режиссёры И.Зәйниев;
14 май – «Миркәй белән Айсылу», режиссёры И.Зәйниев;
21 май – «Җанкисәккәем» комедиясе, режиссёры Ф.Бикчәнтәев;
28 май – «Бабайлар чуагы» лирик комедиясе, режиссёры И.Зәйниев;
4 июнь – «Мәхәббәт FM» комедиясе, режиссёры И.Зәйниев;
11 июнь – «Сөясеңме сөймисеңме...» моңсу комедиясе, режиссёры  Р.Бариев;
18 июнь – балалар өчен «Авыл эте Акбай» (Деревенский пес Акбай) ,режиссёры   Л.Әхмәтова.
Билетлар «Мир» кинотеатры сайтында һәм кассасында.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ