«Мир» кинотеатрында татарча яңа нәфис фильм күрсәтеләчәк

10 марттан «Мир» кинотеатрында Мөхәммәт Мәһдиевның «Без – 41 нче ел балалары» повесте буенча төшерелгән яңа нәфис фильм күрсәтелә башлый.

Төп рольләрдә – Казан театр училищесының студентлары һәм аны тәмамлаучылар – Булат Гатауллин, Алмаз Муллаянов, Рәис Әхмәтзакиров, Айзат Хәйруллин һәм Илсаф Нәҗипов. Режиссеры – Әмир Галиәскәров, продюсеры – Миләүшә Айтуганова.

Фильмның премьерасы 24 февральдә Мәскәүдә Кино йортында булып узды, тамашачылар бик җылы каршы алды, дип хәбәр итә мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.

Фото: mincult.tatarstan.ru

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *