Логотип Магариф уку
Цитата:

«Моңлы саз чыңнары» бәйгесенә эшләр кабул итү вакыты тәмамланып килә!

«Моңлы саз чыңнары» бәйгесенә эшләр һәм видеоязмалар кабул итү вакыты тәмамланып килә! Күпсанлы сораулар буенча Габдулла Тукай иҗатына багышланган «Моңлы саз чыңнары» конкурсына эшләр кабул итү вакыты...

«Моңлы саз чыңнары» бәйгесенә эшләр һәм видеоязмалар кабул итү вакыты тәмамланып килә! Күпсанлы сораулар буенча Габдулла Тукай иҗатына багышланган «Моңлы саз чыңнары» конкурсына эшләр кабул итү вакыты 20 апрельгә кадәр озайтылды. Инде республиканың төрле районнарыннан 100 дән артык эш килде.
Язмалар «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының электрон почтасына (e-mail: magarif@bk.ru, gaila-mektep@mail.ru ) 20 апрельгә кадәр кабул ителә. Хатта «Моңлы саз чыңнары» конкурсына дип язарга кирәк. Конкурс өчен эшләр, анкета һәм журналга язылу турындагы квитанцияне бер хатта җибәрүегез сорала.
Конкурста җиңүчеләргә акчалата бүләкләр, «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары баш мөхәррирләреннән махсус призлар тапшырылачак.
Быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган, сыйныфтан тыш чаралар сценарийлары һәм дәрес эшкәртмәләре, Г.Тукайның сирәк яңгырый торган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләгән видеоязмалар конкурсы Арча муниципаль районы хакимияте белән берлектә уздырыла.
Конкурста Татарстан һәм Россия төбәкләрендә эшләүче мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми, өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары катнаша ала.
Нигезләмә magarif-uku.ru сайтында урнаштырылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ